16+

Быел бәрәңгенең алмасы күп. Аны өзеп чыгарга кирәкме икән?

Быел бәрәңгенең алмасы күп. Аны өзеп чыгарга кирәкме икән? Сабакның бөтен көче шуңа китә, диләр. Нишләтергә дә белмим. Нинди киңәш бирәсез?

Быел бәрәңгенең алмасы күп. Аны өзеп чыгарга кирәкме икән?

Быел бәрәңгенең алмасы күп. Аны өзеп чыгарга кирәкме икән? Сабакның бөтен көче шуңа китә, диләр. Нишләтергә дә белмим. Нинди киңәш бирәсез?

Укучыбыз Айсинә Җәббарова җибәргән сорауга һәвәскәр бакчачы, блогер Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов җавап бирә:
–    Алма яралуның төп сәбәбе - орлык картаю, җирнең ашланмавы. Ә аны өзеп чыгуга килгәндә, хуҗа кешенең, сөте артсын әле дип, сыерның мөгезен кискәнен хәтерләмим. Сөт кирәк икән, ул аны яхшылап ашата, тәрбияли. Шулай ук бер генә галимнең дә чәчәкнең уңышны 15 процентка киметү турындагы диссертациясен күргәнем юк. Үсемлеккә чәчәк тормышны, гомерне дәвам итәр өчен бирелгән. Орлык үстерү, нәсел дәвам итү өчен. Үрчер өчен бәрәңгесе бар икәнен белә торып та, ул чәчәк ата. Бәрәңгесе авырып, череп китсә, яисә үсемлеккә ашарга җитмәсә, ул алмасын өлгертә. Җирдәге бәрәңгеләр үлсә дә, ул сабактагы энергия белән орлыгын өлгертәчәк. Нәсел дәвам итәчәк. Ә инде чәчәк өзәргә яратучыларга сүзем шул: аптыратмагыз үсемлекне, өстәмә яра салмагыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading