16+

Бюджет урыннары бармы икән?

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы блырга телим. КФУга укырга керергә җыенам. Минем юнәлеш буенча бюджет урыннары бармы икән? Гөлзия Маннапова, Актаныш

Бюджет урыннары бармы икән?

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы блырга телим. КФУга укырга керергә җыенам. Минем юнәлеш буенча бюджет урыннары бармы икән? Гөлзия Маннапова, Актаныш

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты деканы Рамил Мирзаһитов әйтүенчә, татар теле һәм әдәбияты белгечлегендә бюджет урыннары быел арткан. Бакалавриатка ике юнәлеш буенча кабул итәләр. Быел татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы белгечлеге юнәлешенә 25 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Былтыр ул 20 генә булган. Филология белгечлегенә 23 бюджет урыны каралган. Икенче юнәлеш гамәли филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика. Ике юнәлеш өчен дә рус теле һәм җәмгыять белеменнән БДИ нәтиҗәләре кирәк һәм татар теленнән Бердәм Республика Имтиханы йә КФУ системасында имтихан тапшырырга кирәк булачак.Татар теленнән имтиханга әзерләнү өчен, 15 июльдән соң дистанцион махсус курс үткәрергә уйлыйлар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading