Шәһри Казан

Дәүләт пошлинасын ничек кайтарырга?

Торакны рәсмиләштергәндә дәүләт пошлинасын түләргә куштылар. Ялгыш, сумманы артыграк түләгәнбез. Хәзер бу акчаны кайтарып буламы икән? Гаризаны ничә көндә язарга кирәк? Аны кая тапшырырга? Алинә Сәлахова, Казан.

Сорауга Росреестрның Татарстан идарәсендә белгеч Лилия Садеретдинова җавап бирә:
– Билгеле булганча, юридик мәгънәгә ия күчемсез милекне дәүләт теркәүләре вакытында Россиянең Салым кодексы буенча дәүләт пошлинасы каралган. Әгәр дә кеше аны түләмәгән икән, яки түләүдә ялгышлык киткән булса, Росреестр идарәсе документларны карамыйча кайтарырга хокуклы. Шул ук вакытта, Росреестр дәүләт пошлинасын кире биргән очраклар да бар. Беренчесе, әгәр дә кеше дәүләт пошлинасын канун буенча билгеләнгән суммадан күбрәк түләгән булса, акчаның артыгы кире үзенә кайтарыла. Икенче сәбәп – кешенең пошлинаны түләп тә Росреестрга мөрәҗәгать итмәве, милекне теркәүдән баш тартуы. Әгәр дә килешүдәге ике як гаризасы нигезендә дәүләт теркәвен өзү турында гариза тапшырылган булса, дәүләт пошлинасының ярты суммасы кайтарыла.
Салым кодексының 333.40нчы маддәсе, 3 пункты буенча артык түләнгән акчаны кайтару өчен гаризаны дәүләт плошлинасы түләгән органга, ягъни Татарстан Росреестрына тапшырырга кирәк. Әгәр дә акчалата түләгәнсез икән моны раслый торган документлар, чеклар сорала. Электрон формада, карта аша түләгән булсагыз, бу документларның копияләре кирәк.
Акчаны кайтару турындагы гаризаны дәүләт пошлинасын түләгәннән соң өч ел эчендә бирергә мөмкин. Акча күчсен өчен гаризада исәп номерыгыз ачылган банкның реквизитларын, башка мәгълүматларны төгәл күрсәтергә тырышыгыз. Әгәр дә дәүләт теркәүчесе «милекне теркәү мөмкин түгел» дигән карар чыгарган икән, бу очракта дәүләт пошлинасы кире кайтарылмый. Гаризаның үрнәген Татарстан Росреестры идарәсенең рәсми сайтында табарга була.

Реклама

Фото: pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: