Күчемсез милекне теркәгән вакытта дәүләт пошлинасы түләргә туры килә. Әгәр дә аны дөрес түләмәсәң, документларны кире кайтарырга да мөмкиннәр. Дәүләт пошлинасын ничек түләргә кирәклеген аңлатсагыз иде.
Әлфия Зарипова, Казан.
Татарстанның Росреестр идарәсе аңлатуынча, Россия Салым кодексы нигезендә күчемсез милекне сатып алганда, теркәгәндә, дәүләт пошлинасы түләргә кирәк. Әгәр дә ул түләнмәсә яки дөрес түләнмәсә, чынлап та, документлар кире кайтарыла. Иң беренче истә тотарга кирәкле нәрсә ул – һәр кеше дәүләт пошлинасын үз исеменнән үзе түләргә тиеш. Документларны акча җитәрлек суммада түләнмәсә дә кире кайтарырга мөмкиннәр. Теге яки бу теркәү өчен дәүләт пошлинасы суммасы Салым кодексы белән билгеләнгән. Әйтик, кеше, җәйге бакча өчен җир кишәрлеген рәсмиләштерергә тели икән, 350 сум дәүләт пошлинасы түләргә тиеш. Әгәр дә җәйге бакчада блоклар тибындагы шәхси йорт салу да рөхсәт ителсә, андый очракта дәүләт пошлинасы 2000 сумны тәшкил итә.
Әгәр дә дәүләт пошлинасын кирәгеннән артыграк түләсәгез, милекне теркәү уеннан кире кайтсагыз, башка закон тарафыннан каралган сәбәпләр булганда, акчаны кире кайтарып та була. Моның өчен дәүләт пошлинасы түләнгән көннән алып өч ел эчендә гариза тапшырырга кирәк. Тагын бер мөһим мәгълүмат – дәүләт пошлинасының суммасын киметергә дә була. Физик затлар документларны электрон рәвештә тапшыра ала. Шул рәвешле 2000 сум дәүләт пошлинасы урынына 1400 сум гына түләргә туры киләчәк.
Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш инвалидлары, Салым кодексының 333.35нче маддәсендә күрсәтелгән исемлектә булган кешеләр дәүләт пошлинасыннан азат ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар