16+

Дәүләтнеке булмаган пенсия бүлегенә күчәргәме, күчмәскәме?

2019 елдан дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының берсеннән икенчесенә күчү схемасы гадиләштерелгән дип ишеттем. Бу чынлап та шулаймы? Әнвәр Гаделшин, Яшел Үзән.

2019 елдан дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының берсеннән икенчесенә күчү схемасы гадиләштерелгән дип ишеттем. Бу чынлап та шулаймы? Әнвәр Гаделшин, Яшел Үзән.

Вахитов районы пенсия  бүлеге белгечләре аңлатуынча, хәзерге законнар буенча дәүләтнеке булмаган пенсия фондын елына бер тапкыр алыштырырга була. Кеше дәүләтнеке булмаган пенсия фондын сайлый ала, шулай ук дәүләт пенсия фондына да күчәргә мөмкин. Бу өлкәдә мөһим бер нәрсәне истә тотарга кирәк. Вакытыннан алда пенсия фондын алыштырганда күпләр инвестиция кертемнәрен югалталар иде. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары бу хакта клиентларын кисәтмәде. Моны истә тотып, бу өлкәдә яңа закон кабул ителде. Хәзер фондны алыштыру турыдагы гаризаны йә пенсия фондына барып, йә бердәм дәүләт порталы аша  бирергә була.
Гаризаны тапшырып кеше  югалырга мөмкин булган инвестиция кереме суммасын белә ала.  
Закон буенча мәгълүмат бирү онлайн режимда башкарыла. Шул рәвешле кеше үзенә отышлы дәүләтнеке булмаган пенсия бүлеген сайлый ала. Тапшырылган гаризалар,барлык гамәлләр турындагы мәгълүматны дәүләт хезмәтләре порталыннан карарга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading