16+

Эшләмәсәң, пособие түләнәме?

Беркайда да эшләмим. Тиздән балам туарга тиеш. Миңа бала пособиесе түләнәчәкме? Исемем редакция өчен генә.

Беркайда да эшләмим. Тиздән балам туарга тиеш. Миңа бала пособиесе түләнәчәкме? Исемем редакция өчен генә.

Гадәттә, эшләүче кешеләргә бала пособиесе әнинең хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Яшь ярымга кадәр түләнә торган бала пособиесе хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә. Сез беркайда да эшләмәгәч, сезнең өчен социаль кертемнәр дә күчмәгән дигән сүз. Бу очракта бала пособиесе сезгә социаль иминиятләштерү фондыннан түләнмәячәк. Дөрес, социаль яклау бүлеге аша сезгә пособие тиеш. Шуңа да теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 2019 елның 1 февраленнән гаиләдә туган беренче балага кимендә – 3277 сум, икенче, аннан соңгы туган балаларга 6554 сум пособие каралган.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading