16+

Фатир сатканда салым түләргәме?

Фатирымны сатарга җые­нам. Бу хакта салым инс­пекциясенә хәбәр итәргә кирәкме? Айназ Гарипова, Әлмәт.

Фатирымны сатарга җые­нам. Бу хакта салым инс­пекциясенә хәбәр итәргә кирәкме? Айназ Гарипова, Әлмәт.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча бүлеге белгечләре аңлатуынча, закон нигезендә, әгәр дә фатир өч һәм аннан да күбрәк ел кешенең милке булып саналса, ул вакытта салым инспекциясенә хәбәр итәргә кирәк түгел. Ә башка очракта, теркәлү урыны буенча салым инспекциясенә барып, 2 НДФЛ формасында декларация тутырыр­га туры киләчәк. Фатирны сату турындагы килешүнең нөсхәсен күрсәтергә дә кушачаклар. Бәясе 1 миллион сумнан артмаган сатулар өчен салым тотылмый. Дек­ларацияне 30 апрельдән дә соңга калмый тапшырырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading