16+

Фатир хуҗасы кем?

Күптән түгел 55 яшьлек бер ир-ат фатирга милек хокукын алу турындагы сорау белән мөрәҗәгать итте.

Фатир хуҗасы кем?

Күптән түгел 55 яшьлек бер ир-ат фатирга милек хокукын алу турындагы сорау белән мөрәҗәгать итте.

Сату-алу килешүе төзелмәгән, аның өчен түләүне 1997 елда тапшыру турында расписка гына булган. Сатучы башка илгә күчеп китә һәм элемтәгә чыкмый, үзе бәхәсле фатирда теркәлүдән дә төшми.

Еллар буе миңа мөрәҗәгать иткән ир фатир өчен коммуналь-хезмәт чыгымнарын түләгән. Берничә ел үзе шунда яшәгән, аннан арендага биргән. Мин килешү буенча милек хокукын теркәү мөмкин түгеллеген белә идем, чөнки икенче як яки килешү кирәк. Фатирны сату-алу килешүеннән башка төзелгән расписка гамәлдә түгел.

Бу вәзгыятьтә мин күптәнге биләмә институтына (институт давностного владения) мөрәҗәгать иттем. Хуҗа булмаса да, ул кеше милектән үзенеке кебек намуслы файдаланган очракларда кулланыла. Шул зат билгеле бер вакытка әйберне чиста, төзек тотарга тиеш. Мондый очраклар күчмә әйберләр өчен – 6 ел, күчемсезләр өчен – 15 ел булырга тиеш. Кеше фатирга милек хокукын килешү нигезендә түгел, бәлки элекке милекче фатирга ия булырга теләмәгәнлектән, ә аның урынына яңа милекче үз хокукын белдерә ала. 

Минем тарафтан намуслы биләмә буенча милек хокукын алу турындагы дәгъва белдерелде. Таләп канәгатьләндерелде, клиентым фатирга булган күптән көтелгән милек хокукын алуга иреште.

Адвокат Марат Гайнуллин эш тәҗрибәсеннән
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading