16+

Фитыр сәдакасын башка милләт һәм дин кешеләренә бирергә ярыймы?

Фитырны башка диндәге мохтаҗ кешегә бирергә ярыймы дигән сорауны еш бирәләр.

Фитыр сәдакасын башка милләт һәм дин кешеләренә бирергә ярыймы?

Фитырны башка диндәге мохтаҗ кешегә бирергә ярыймы дигән сорауны еш бирәләр.

“Аптыраганнан язам. Ураза аенда фәкыйрь кешеләргә сәдака бирергә кирәк дип күп язалар. Без Коръән укый торган бер әбигә бирәбез. Мин Казанда яшим, безнең тирәдә фәкыйрь кеше юк. Ә өске катта мохтаҗлар яши. Алар рус милләтеннән. Берсенә инсульт булды, аны акылга сай сеңлесе карый. Фатир өчен күп түләргә кирәк. Сәдаканы шуларга бирергә ярыймы икән?” 
Газета укучыбыздан килгән бу сорауда сүз фитыр сәдакасы турында бара дип уйлыйбыз. 

Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров җавап бирә:
– Фитр сәдакасы мохтаҗ булган мөселман кардәшләребезгә бирелә. Гает алдыннан бирү аеруча хуплана. Рамазан ае тәмамлану уңаеннан алар да бәйрәм хисен кичерсен, мәшәкатьләре бераз булса да җиңеләйсен дип, Аллаһы Тәгалә шул фитыр сәдакасын бирүне йөкләгән. Фитыр сәдакасы ул рамазан аендагы ялгышлыкларыбыз, хата-кимчелекләребезгә кәффарәт та булып тора, ягъни ураза тоткандагы кимчелекләрне сөртү, пакьләү өчен. 
Фитырны башка диндәге мохтаҗ кешегә бирергә ярыймы дигән сорауны еш бирәләр. Гает бәйрәме мохитен булдыру өчен, иң беренче чиратта дин кардәшләребезгә бирергә тырышыйк, чөнки сәдаканың кабул булучанлыгы да мөһим. Аны Аллаһ кушканча бирсәк, хәерлерәк булыр. Әлбәттә, ярдәмгә мохтаҗ башка дин кешеләренә дә булышырга тиешбез. Ярдәм итү фитыр сәдакасы белән генә чикләнми бит. Нәфел, ягъни ирекле сәдака итеп бирә алабыз аларга. Аллаһ фитырны да, нәфел сәдакаларын да барчабыздан кабул итсен!

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading