16+

Фәрештәләрнең канатлары бармы?

Фәрештәләрнең канатлары чынлап та бармы һәм алар үзара сөйләшәме икән? Гөлназ Саттарова, Казан.

Фәрештәләрнең канатлары бармы?

Фәрештәләрнең канатлары чынлап та бармы һәм алар үзара сөйләшәме икән? Гөлназ Саттарова, Казан.

«Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев:

– Коръәндә, без аларны төрле канатлы иттек, диелә. Ике яктан икешәр канатлы, өчәр яки дүртешәр канатлылары да була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) Җәбраилне ике мәртәбә күрде, ике тапкырында да аның 600 канаты бар иде, ди. Фәрештәләрнең шундый сыйфаты да бар: алар, Аллаһның рөхсәте белән, кеше сыйфатына да керә ала. Әйтик, шул ук Җәбраил Пәйгамбәр янына кеше рәвешенә кереп килгән.

Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: «Аллаһы Тәгалә фәрештәләргә әмер әйтсә, барысы да сәҗдәгә китәр. Шунда Җәбраил башын күтәрер дә, Аллаһ аңа мәгълүматын җиткерер. Калган фәрештәләр аңардан, Аллаһ нәрсә әйтте, дип сорар. Аларның үзара сөйләшкәнен җеннәр тыңлап торыр да күрәзәчеләргә, сихерчеләргә ирештерер», – диелә. Шушы хәдистән аңлашылганча, фәрештәләр үзара сөйләшә дә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading