16+

Ике балам бар. Нигә миңа пособие түләнми? 

Аз керемле гаиләләргә бирелә торган субсидия турында тулырак аңлатыгыз әле. 3 яшьтән 7 яшькә булган балаларга тиешле пособиене безгә бирмәделәр? Ике бала үстерәм. Гөлия, Апас.

Аз керемле гаиләләргә бирелә торган субсидия турында тулырак аңлатыгыз әле. 3 яшьтән 7 яшькә булган балаларга тиешле пособиене безгә бирмәделәр? Ике бала үстерәм. Гөлия, Апас.

3 яшьтән 7 яшькәчә пособие уртача айлык керемнәре елның икенче кварталына төбәктә билгеләнгән яшәү минимумыннан азрак булган гаиләдәге һәр балага каралган. Татарстанда бу яшәү минимумы 9450 сум. Айлык түләү исә төбәктә балаларга билгеләнгән яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә, ягъни 4686 сум.

Пособие алыр өчен гаризалар 1 июньнән дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул ителә башлады. Апас районы социаль яклау  бүлегендә материаль ярдәм үзәге бүлеге мөдире Алия Гарифуллина  аңлатуынча, әлеге пособиене билгеләгәндә гаиләнең  кеременә генә түгел, милек тә исәпкә алына. Җир милеге гаиләдәге бер кешегә 20 сутыйдан артмаска, ә күчемсез милеккә килгәндә,  бер торак булганда 40 квадрат метрдан, ике йорт булганда 23 квадрат метрдан артмаска тиеш. “Сезгә мөрәҗәгать иткән укучы Гөлия мәсьәләсе буенча аңлату эшләре үткәрдек. Аның исемендә ике торак исәпләнә, шуңа да пособие каралмаган. Кызганыч, күп нәрсә социаль яклау хезмәткәрләреннән тормый.  Мәгълүматларны компьютерга кертәбез, программа кабул итмәсә, берни эшләтә алмыйбыз. Бу очракта йортның берсен башка кеше исеменә күчерергә, бүләк итәргә була”, – диде белгеч.  

3 яшьтән җиде яшькә баласы булганнарга 16 яшькә кадәр түләнә торган икенче бер пособие каралган. Ике ай дәвамында түләнгән 10 мең сум гаиләнең кеременә, эш урынына карамастан 11.05.2004 — 30.06.2017 аралыгында туган балалары булганнарга бирелә. 

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading