16+

Ике СНИЛС булса нишләргә?

Россия Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгәндә, минем шәхси счетның иминият номеры (СНИЛС) ике булуы ачыкланды. Хәзер миңа нишләргә? Илһам Сафин, Казан.

Россия Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгәндә, минем шәхси счетның иминият номеры (СНИЛС) ике булуы ачыкланды. Хәзер миңа нишләргә? Илһам Сафин, Казан.

Казан шәһәре Вахитов районы пенсия бүлеге белгечләре аңлатуынча, әгәр дә сезнең шәхси счетның иминият номеры берничә икән, теркәлү урыны буенча Пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән паспорт һәм иминият документларын алырга кирәк булачак. Белгеч тикшергәннән соң, СНИЛСның берсен сайлап алачаклар, ике номерны берләштерү турында гариза язарга кирәк булачак.
Моннан тыш, шәхси счетның төп иминият номерын эш урынына хәбәр итү сорала. Сүз уңаеннан, законга кергән үзгәрешләр буенча, хәзер СНИЛС электрон вариантта яки белешмә формасында да бирелә. Моңа кадәр гамәлдә булган документлар да үз көченнән чыкмый. Документны электрон вариантка алыштыру мәҗбүри түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading