16+

Ирем белән аерылыштык. Йортны ничек сатарга?

Ирем белән аерылыштык. Уртак йортыбыз бар. Хәзер ирем йортны сатарга тели, ә мин каршы. Ул минем ризалыктан башка торакны сата аламы?

Ирем белән аерылыштык. Уртак йортыбыз бар. Хәзер ирем йортны сатарга тели, ә мин каршы. Ул минем ризалыктан башка торакны сата аламы?

Исемем редакция өчен генә.  
Юристлар аңлатуынча, Россия Гаилә кодексының 34нче маддәсе буенча никах вакытында сатып алынган, төзелгән йорт сезнең уртак милкегез булып исәпләнә. Аерылышкан очракта та ул йортта икегезнең дә өлеше бар. Шуңа да йортны сатарга уйлыйсыз икән, сезгә бер фикердә булу кирәк. Торакны сатуга ризалык нотарус тарафыннан расланмаса, бер милекче генә сату, алыштыру эшләрен башкара алмый. Әгәр йортны сезнең рөхсәттән башка сатканнар икән, димәк, бу Гаилә кодексының 35нче маддәсен бозу булып санала. Сату суд тарафыннан законсыз дип танылган очракта, милекнең сезгә тиешле өлешен кире кайтарачаклар.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading