16+

Кер машинасын ничек «акчаны аз тота» торган итәргә?

Безнең гаилә ишле: дүрт бала үстерәбез. Бала-чага пычранып кайта инде ул, мәктәп киемнәрен дә чиста тотарга кирәк.

Безнең гаилә ишле: дүрт бала үстерәбез. Бала-чага пычранып кайта инде ул, мәктәп киемнәрен дә чиста тотарга кирәк.

Әни: «Иреңнең, балаларыңның кием-салымы пөхтә булсын», – дип кисәтеп кенә тора. Үзем дә әнием кебек, чисталыкны яратам. Авылча әйтсәм, атна саен ике-өч көянтә кер юам. Күбесен машинага тутырам. Кер юу машинасы электр энергиясен бик каты ала икән. Электрга экономия ясый торган берәр алымы юкмы икән аның?

Рәмзия Шакирова, Казан.

Газета укучыбызның соравына Казанның Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компаниясе  белгечләре җавап бирә:

– Кер юу машиналары иң күп энергияне суны җылыткан вакытында ала. Шунлыктан кайбер җитештерүчеләр турыдан-туры кайнар суга тоташтырып була торган кер юу машиналары модельләрен эшләде. Алар, салкын су алуга көйләнелгән кер юу машиналары (кер юганда температура 40 градуска җиткерелә) белән чагыштырганда, электр энергия­сенә 72 процентка кадәр экономия бирә. Моннан тыш, автомат тоташтыргыч көйләргә була. Ул җайланма керне юу өчен кирәкле күләмдә генә суны ала,  шул рәвешле электр энергиясе азрак сарыф ителә.
Төрле порошоклар һәм өстәмәләр кулланып та электр чыгымнарын киметү җае бар. Болай эшләгәндә, 40-60 градус температурада да пычрак керләрне агарту мөмкинлеге туа. Су кайнарлыгын 90 градустан 40-60 градуска киметкән очракта, электр­га 25 процентка кадәр экономия ясала.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading