16+

Хаҗга әзерлек ничек бара?

Быел хаҗ кылуга әзерлек эшләре ничек бара? Үзгәрешләр юкмы икән? Гөлсем Сафина, Казан.

Быел хаҗ кылуга әзерлек эшләре ничек бара? Үзгәрешләр юкмы икән? Гөлсем Сафина, Казан.

Татарстаннан хаҗга 1800 кеше бара. 49 кешелек беренче төркем 4 августта юл тотачак. Үткән елны Татарстаннан 1700 мөселман хаҗ кылу мөмкинлегенә ия булган, быел аларның саны йөзгә артык.
«ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторыннан Согуд Гарәбстанына юлламаның иң очсыз бәясе 149 000 сум тәшкил итә, ул – хаҗилар арасында иң популяр пакет. Хаҗны оештырганда иң мөһиме булып халыкның иминлеген кайгырту һәм алар тарафыннан гыйбадәтләрне хәнәфи мәзһәбе буенча оештыруны тәэмин итү тора. Хаҗилар төркемнәре белән быел төрле категория һәм белгечлеккә ия булган 20 табиб йөриячәк. Мина үзәненә медицина хезмәте күрсәтү палаткасы куелачак, ул тиешле медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителәчәк.
Татарстанлылар өчен быелгы хаҗ сезоны яңалыгы булып ашау-эчүне оештыру тора, хаҗиларга татар милли ашларын әзерләү өчен аш-су остасы барачак.
Быелның тагын бер үзенчәлеге – Согуд Гарәбстаны хакимиятенең чит ил паспортларына ябыштырыла торган традицион визалардан баш тартуы. Быел ил чиген узганда, хаҗилар паспорт һәм А4 форматындагы биткә басылган визаны күрсәтергә тиеш булачак.
2018 елда Россия мөселманнары өчен барлыгы 20500 кешелек квота бүлеп бирелгән, дип яза Татарстан мөселманнары диния нәзарәте сайты.

Фото: islam.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading