16+

Хезмәт хакын ничек исәпләргә?

Хезмәт хакы ничек исәпләнә. Аңлатып китсәгез иде. Рәйхан Җәмилова, Чаллы.

Хезмәт хакы ничек исәпләнә. Аңлатып китсәгез иде. Рәйхан Җәмилова, Чаллы.

Россия Хезмәт кодексы буенча хезмәт хакын исәпләүнең үз кагыйдәләре бар. Эш бирүчеләрнең һәр хезмәткәре өчен төрле органнарга 30 процентка якын акча күчерәләр. Хезмәт хакының 22 проценты Пенсия фондына күчә. Бу безгә булачак пенсияне формалаштыру өчен кирәк. 5,1 проценты ФОМС, ягъни мәҗбүри медицина иминияте федераль оешмасы өчен каралган. Бу акчага ФОМС өлкәсендә норматив актлар, кануннар әзерлиләр, белгечләрне укыталар. 2,9 проценты социаль иминиятләштерү фондына күчерелә. Больничныйлар, декрет акчасы, бала өчен пособиеләр әнә шул фонд аша түләнә.
Бу процентлар кешенең хезмәт хакыннан тотылып калмый, аларны барысын да эш бирүче һәр хезмәткәре өчен түли. Ә кеше хезмәт хакыннан 13 процент салым түләргә тиеш. Бу законда каралган. Салымны түләгәннән калган акча хезмәт хакын тәшкил итә. Профсоюз оешмалары булган эш урыннарында ирекле рәвештә профсоюзга акча күчерү дә каралган. Балалы кешеләргә салым чигерүләре бар. Беренче, икенче бала өчен – 1400 сум, өченче, аннан соңгы балалары булганнарга – 3000 сумнан, инвалид баласы булган ата-аналарның 12000 сумыннан салым тотылмый. Балалар өчен стандарт салым чигерүләре сабыйга 18 яшь тулганчы, бала көндезге бүлектә укыса, 24 яшь тулганчы бирелә. 2016 елдан гамәлгә кергән канун нигезендә, хезмәткәрнең ел башыннан керемнәре 350 мең сумнан артып китә икән, бала өчен салым чигерүләре бетерелә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading