– Сыйфатсыз түләүле медицина хезмәте өчен акча ничә көндә кайтарыла?
– «Кулланучылар хокуклары турындагы» канунның 31нче маддәсе буенча сыйфатсыз медицина хезмәте өчен акчаны шикаять белдерелгәннән соң ун көн эчендә кайтарырга тиешләр.
Кайсы очракта даруларны кире кайтарып була? – Дарулар белән хәл ничегрәк? Аларны кире кайтарып булмый бит? – Россиянең 1998 елның 19 гыйнварыннан (№55) кабул ителгән нигезләмәсе буенча, дарулар алыштырып һәм кире кайтарып булмый торган товарлар исемлегендә. Әгәр дару өчен чек биреп өлгермәгәннәр икән, шул чакта гына аны кайтарып була.
– Башка бернинди очракта да даруны кире кайтарып булмыймы? – Була. Бу мәсьәләдә кайбер искәрмәләр каралган. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы канун нигезендә, әгәр сатып алынган даруның куллану вакыты чыккан булса, маркировкасында кимчелек күзәтелсә (мәсәлән, даруны куллану вакыты күрсәтелмәгән булырга мөмкин, дару кабындагы даталарның эчке куллану кәгазендәге саннар белән туры килмәве бар), препаратны куллану инструкциясе булмаганда, исеме каптагы язу белән туры килмәгәндә, препаратның кабында янчельгән, ертылган урыннар булса, даруның капкачы, шешәнең бөкесе булмаганда, кыскасы дару брак булганда аны кире кайтарырга була.
– Бу очракта нишләргә?
– Даруны алыштыруны сорап препаратны сатып алган даруханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шундый ук, яки тәэсире буенча шуңа ошаган даруны сорарга була. Шулай ук товарның бәясен төшертергә, дарудан баш тартып, акчаны кире кайтаруны таләп итәргә дә мөмкин. Сыйфатсыз дару сәбәпле кулланучының үзенә килгән барлык зыянны каплауны да сорарга хакы бар.
–Еш кына телефоннан төрле клиникаларга чакырып шалтырталар. Ышанычлысын ничек сайларга соң?
– Клиниканы сайлаганда кайтавазларга, бу медицина учреждениесеннән чынлап та ярдәм күргән танышларыгыз сүзенә колак салыгыз. Кирәкмәгән анализлар өчен акча әрәм итмәс өчен, һәрберсенең ни өчен билгеләнгәнен табибтан сорашыгыз. Медицина оешмасы белән килешү төзелергә, күрсәтелгән түләүле хезмәтләр өчен чек бирелергә тиеш. Клиниканың лицензиясе барлыгына да игътибар итегез. Гадәттә ул хастаханәдә махсус стендларда эленеп куела.
Комментарийлар