Шәһри Казан

Комлыкларда битлек кияргәме?

Тиздән комлыклар эшли башлар дип көтәбез. Кайберләренә инде саф һава суларга, ял итәргә барырга ярый дип ишеттем. Урамнарда битлек кимәсәң дә ярый, диделәр. Ә менә комлыкларда нишләргә? Пирчәткә, битлек кию мәҗбүриме? Айлинә Сәлахова, Казан

Реклама

 Роспортребнадзор белгечләре аңлатуынча, үзилоция белән бәйле рәвештә чикләүләр йомшартылса да, кеше күп булган урыннарда битлек, пирчәткәсез йөрү тыела. Саклану чараларын күрергә кирәк. Шул ук вакытта белгечләр, комлыкларда битлек кию мәҗбүри түгел, диләр. Бу хакта Ростуризм белгечләре дә хәбәр иткәннәр иде. Битлек кирәкмәсә дә, комлыкларда ял итүчеләр арасы метр ярымнан да аз булмаска тиеш. Бары бер гаиләдән булган кешеләр генә бергә ял итә ала. Ә менә ябык биналарда дистанциядән тыш битлек кияргә дә туры киләчәк.

Анна Арахамия фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: комлык
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: