16+

Кондуктор автобустан төшереп калдырырга тиешме?

Беркөнне 37нче маршрут автобуста барганда, кондуктор сигез-тугыз яшьләр тирәсендәге баланы автобустан төшереп калдырырга маташты.

Кондуктор автобустан төшереп калдырырга тиешме?

Беркөнне 37нче маршрут автобуста барганда, кондуктор сигез-тугыз яшьләр тирәсендәге баланы автобустан төшереп калдырырга маташты.

Аның билет алырга акчасы юк иде. Автобусны ике тукталыш арасында туктатып төшерергә җыенганда, бер хатын бала өчен акча түләде. Кондукторның рәхимсезлегенә исем китте. Ничек итеп баланы, билетың юк дигән булып, төшереп калдырырга була икән?! Гомумән, аның моңа хакы бармы? Светлана Маликова, Казан.

Казанның транспорт комитетыннан килгән җаваптан күренгәнчә, кондукторның акча сорарга хакы бар. Пассажирларны йөртү кагыйдәләре буенча, сигез яшьтән зуррак булган бөтен кеше дә юлда барган өчен бер тукталыш дәвамында түләргә тиеш. Түләмәгән очракта, кондуктор махсус җиһазландырылган автобустан төшеп калуны сорый ала. Светлана Маликова шаһит булган очракка килгәндә, кондуктор дөрес эшләмәгән дип әйтеп булмый. Әмма шул ук вакытта ул баланың тормышына һәм сәламәтлегенә зыян килмәячәгенә инанырга тиеш була.

Фото: Александр Щербак / «Коммерсантъ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???

    • аватар Без имени

      0

      0

      Зарар килмәсенә инаныр өчен кондукторның үзенә дә автобустан төшүе мәҗбүри ..

      Мөһим

      loading
      2
      X