16+

Корбанны башка урында чалып булмыймы?

Корбан гаете көнне Иске Татар бистәсенә ял итәргә чыккан идек. «Мәрҗани» мәчете территориясендә корбан чалалар, сарык бәэлдәгән тавышлар килә, күңел болгаткыч ис таралган, асфальтта кан эзләре – бер дә матур күренеш түгел.

Корбанны башка урында чалып булмыймы?

Корбан гаете көнне Иске Татар бистәсенә ял итәргә чыккан идек. «Мәрҗани» мәчете территориясендә корбан чалалар, сарык бәэлдәгән тавышлар килә, күңел болгаткыч ис таралган, асфальтта кан эзләре – бер дә матур күренеш түгел.

Татар бистәсе туристлар йөри торган урын да бит әле. «Мәрҗани» мәчетендә корбан чалу бик кирәкме икән, аны үзәктән ераграк булган мәчетләрдә генә башкарып булмыймы?

Минзәлия Галиәкбәрова, Казан.

Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин:
– «Мәрҗани» мәчетендә сарыклар корбан чалу өчен махсус төзелгән, бөтен шартларга туры китерелгән һәм кеше күзеннән ерак булган бинада чалына. Икенчедән, мәчет Корбан гаете саен үз тирәсенә бик күп халыкны җыя һәм мөселманнар тарафыннан корбанлыкларга шактый гаризалар кабул итә. Димәк ки, мәчетнең корбан чалу хезмәтенә ихтыяҗ зур. Быел Корбан бәйрәменең беренче көнендә генә дә 300гә якын сарык чалынды. Минзәлия ханымга кисәтүе өчен зур рәхмәт. «Мәрҗани» генә түгел, башкаланың башка мәчетләре имамнарының да моңа игътибарын юнәлтәчәкбез.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы/ фото бизәү өчен генә бирелә

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading