16+

Кызым мөлкәт бүлешә аламы?

– Хөрмәтле “Шәһри Казан”! Гозеребез бар иде. Белгеч киңәшенә мохтаҗ без.  Кызыбыз университетта укып йөргәндә кияүгә чыкты. Ашыкмаса да була иде дә, тыңламады. Гаиләле тормышта бала туа, кызым ике ел бала ялында утырды.

Кызым мөлкәт бүлешә аламы?

– Хөрмәтле “Шәһри Казан”! Гозеребез бар иде. Белгеч киңәшенә мохтаҗ без.  Кызыбыз университетта укып йөргәндә кияүгә чыкты. Ашыкмаса да була иде дә, тыңламады. Гаиләле тормышта бала туа, кызым ике ел бала ялында утырды.

Бала ялына бүленгәч укуы да озакка сузылды. Кияве эшләп, тормыш алып барды. Фатир алдылар, бакчалы булдылар. Кызның укуы өчен без түләдек. Аякка баскач кына тормышлары бозылды. Кызым аерылган очракта, мал-мөлкәттән аңа өлеш тияме? Барысын да кияү үз тырышлыгы белән булдырса да, ни дисәң дә, бергә яшәгәндә сатып алынган. 

Гөлфирә Саттарова,
Арча.

Ир белән хатын, Россия Гаилә кодексының 89нчы маддәсендә әйтелгәнчә, бер-берсен матди якларга бурычлы. Кызыгызның, эшләмәгән очракта да, укуы өчен уртак гаилә бюджетындагы акчадан түләргә хакы бар иде. Ләкин шунысы бар, уртак тупланган мөлкәткә ир белән хатынның хокуклары бертигез. Хәтта иренең хезмәт хакы да уртак керем булып санала. 

Гаиләдә эшләмәүче ир яки хатынның керемнәре юклыгына нигезле сәбәпләр булырга тиеш. Уку һәм бала тәрбияләү, хәтта балалары зур булып та йорт хуҗалыгын алып бару да нигезле сәбәпләр булып санала. Шуңа күрә кызыгызга борчылыр өчен сәбәпләр юк. Россия Гаилә кодексының 34нче маддәсе дә моны тәгаенли. 

Ләкин әлеге кагыйдәләр ир белән хатынның никах килешүе төзелмәгән очракта гына гамәлдә. Әгәр дә шундый килешү төзелеп, ул нотариуста расланган икән, мөлкәт Россия Гаилә кодексының 40нчы маддәсендә тәаенләнгәнчә, никах килешүендә күрәтелгән тәртиптә бүленә. 

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading