16+

Мәчеткә манара куелырмы?

Районда үзебез җир сатып алып, мәчет салдык. Манарасын күтәрер вакыт җиткәч, авыл башлыгы, район җитәкчелеге бу эшне туктатып торырга кушты. Төгәл сәбәбен ачыклый алмыйбыз. Йорт янында мәчет салырга ярамыймы әллә? Газета укучы, Чувашия, Комсомол районы.

Мәчеткә манара куелырмы?

Районда үзебез җир сатып алып, мәчет салдык. Манарасын күтәрер вакыт җиткәч, авыл башлыгы, район җитәкчелеге бу эшне туктатып торырга кушты. Төгәл сәбәбен ачыклый алмыйбыз. Йорт янында мәчет салырга ярамыймы әллә? Газета укучы, Чувашия, Комсомол районы.

Хатта язылганча, Комсомол авылы халкы мәчеткә мохтаҗ. Әле манарасы куелмаса да, бу мәхәллә йортына да җомга намазына шактый кеше җыела икән. Яшьләр көн дә мәчеткә килә. Хатын-кызлар да биредә дин сабаклары ала. 

Татарстан мөфтиенең урынбасары Рөстәм Вәлиуллин әйтүенчә, законнар бик күп, аның бер-берсенә каршы килгәннәре дә очрый. Шуңа да нинди законга ничек таянасың, мәсьәләне шул якка хәл итәргә була. «Бу мәсьәләгә Чувашия диния нәзарәте битараф калмас, мәчетләр төзелешендә алар һәрчак ярдәм итә», – диде Рөстәм хәзрәт. 

Чувашия якларында мәчетләр шактый булса да, Комсомол саф татар авылы булмаганга, әле салынганы анда бердәнбер икән. Ни өчен мәчеткә манара күтәрергә рөхсәт итмәүләре белән кызыксынып, Чувашия диния нәзарәтенә караган Комсомол районы Комсомол авылының имам хатибы, хатта сүз барган мәхәллә рәисе Минрәшит хәзрәт Хәмидулловка мөрәҗәгать иттек.
Бу вакыйга аларга яхшы таныш. Чынлап та, мәчет төзелешендә кайбер аңлашылмаучанлыклар булган икән. Әмма мәхәллә рәисе, барысы да уңай хәл ителер, дип ышандыра.
– Намазларыбызны калдырган юк, Гает бәйрәмнәрен зурлап уздырып җибәрдек, мондый хәлләр булгалый инде. Әлеге мәсьәлә район администрациясе дәрәҗәсенә күтәрелде һәм киләсе елларга уңай чишелеш табар дип өметләнәбез. Мәчетнең манарасы куелыр дип уйлыйбыз, –диде Минрәшит хәзрәт. 

Язгөлем МӨДӘРРИСОВА.

Фото - www.photosight.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading