16+

Мәетне пакетка төрергә тиешләрме?

Бер танышыбызны коронавирус дип шикләнеп Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә илттеләр. Ул вафат булды, дигнозы – баш мие шешенү. Тик аны коронавируслы кеше кебек җирләделәр. Моргтан пакетка төреп һәм табутта чыгардылар. Моның өчен фәлән кадәр акча түләргә туры килде. Бу дөресме? Исемем редакция өчен генә.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат үзәге аңлатуынча, кешедә коронавирус дип шикләнәләр икән, ул ковидлыларны дәвалый торган йогышлы авырулар бүлегенә эләккән булса, вафатыннан соң, саклану чараларын күрәчәкләр. Бу башка кешеләрнең куркынычсызлыгын кайгырту өчен дә мөһим. Үлемнең сәбәбе төрле булырга мөмкин, тик кешедә вирус барлыгы ачыкланса, башкача булмый. Коронавируслы кеше үлсә, башкалар өчен куркыныч түгел, дигән фикер дә бар. Әмма, ул расланмаган, шуңа да Сәламәтлек саклау министрлыгы саклык чараларын көчәйтү яклы. Вирус йоктырган мәетне, авыру таралу курынычын киметү өчен, пакетларга төреп бирүне ышанычлырак дип саныйбыз. Ә менә табутка салу-салмау, мәетнең туганнары ихтыярында. Моргта бу өстәмә хезмәт булып санала. Моның өчен акча сораулары гаҗәп түгел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading