16+

Милкемне бүлә аламмы?

Хатыным белән ярты ел элек аерылыштык.

Милкемне бүлә аламмы?

Хатыным белән ярты ел элек аерылыштык.

Ул шәһәр читендәге өебездә ике бала белән яшәп калды. Милекне бүлешү мәсьәләсен хәл итәргә тырышуларым юкка булып чыкты. Элекке хатыным минем белән аралашмый, телефонымны алмый. Судка бирергәме? Ә үзем арендага алынган фатирда яшим. Моннан чыгу юлы бармы?
Илдар, Яшел Үзән шәһ.

Юрист Марат Гайнуллинның җавап бирә: 

– Әгәр әлеге өегез никах чорында сатып алынган икән, Россия Гаилә кодексының 38 маддәсе нигезендә, ир белән хатынның уртак милке аларның килешүе буенча ир белән хатын арасында бүленергә мөмкин. Килешү нотариаль рәвештә расланырга тиеш. Бәхәс килеп туган очракта ир белән хатынның гомуми мөлкәтен бүлү, шулай ук аларның бу мөлкәттәге өлешләрен билгеләү суд тәртибендә башкарыла.


 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading