16+

Мөмкинлеге чиклеләр ярдәмсез калмый

Бу категория гражданнарга тиешле ташламалар турындагы сорауларга җентекләбрәк җавап бирәбез.

Мөмкинлеге чиклеләр ярдәмсез калмый

Бу категория гражданнарга тиешле ташламалар турындагы сорауларга җентекләбрәк җавап бирәбез.

Дәүләт инвалид кешеләргә ярдәм итә: торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне компенсацияли, дәвалау урынына бару өчен билетларны һәм тернәкләндерү чараларын сатып алырга булыша. 

Бушлай парковка: рөхсәтне ничек алырга? 
Моның өчен автомобиль турындагы мәгълүматны инвалидлар федераль реестрына кертергә кирәк. Моның өчен сәламәтлек мөмкинлеге чикле кешегә яки мондый баланың ата-анасына “Россия дәүләт хезмәтләре” порталы аша, күп функцияле үзәк бүлегендә яки реестр сайтында электрон рөхсәт алу өчен гариза бирергә кирәк. 

I төркем инвалидка дәвалану урынына бушлай бару һәм кайту хокукын ничек рәсмиләштерергә?
Шифаханә яки хастаханәгә бару-кайту инвалид кеше һәм аны озатып баручыга бушлай. Ташлама тимер юл, автомобиль, су һәм авиация транспортына каралган. Ташламалы билетлар сатып алуга талоннар яки юллама алу өчен күп функцияле үзәккә барып гариза языгыз. Үзегез белән паспортыгызны һәм социаль фондтан ташламаларга хокукны раслый торган белешмәне алырга онытмагыз. Аннары социаль хезмәт күрсәтүгә хокукны раслый торган документ һәм паспорт белән билет кассасына мөрәҗәгать итегез. 

Шулай ук сез инде сатып алынган билетлар өчен дә акчаны кире кайтара аласыз. Моның өчен шулай ук күп функцияле үзәккә гариза язарга кирәк. Моннан тыш, паспорт, ташламага хокук турындагы документ, дәвалану урынына бару һәм кайту билетлары яки талоннары, сәламәтлек саклау органнары юнәлеше буенча барган булсагыз – дәвалану оешмасында булу турында белешмә, юлламаны оешма биргән булса – шифаханәдә дәвалану турында белешмә таләп ителәчәк.

Әгәр дә документларны инвалидлыгы булган кешенең вәкиле тапшырса, ике очракта да ышанычнамә кирәк – ул гади язмача формада да, нотариаль дәлилләнгән дә булырга мөмкин.

Тернәкләндерү чараларын сатып алу өчен дәүләттән акчаны ничек алырга? 
Башта техник реабилитация чараларына электрон сертификат рәсмиләштерергә кирәк. Бу – социаль тәэмин итү системасындагы язу. Гамәлдә, ул банк картасы кебек эшли һәм товар өчен түләү мөмкинлеге бирә. Аны социаль фондта, аның сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерәләр. Сертификат ярдәмендә кул һәм аяк протезларын, кресло-коляскалар, ишетү аппаратлары һәм башка тернәкләндерү чараларын сатып алырга мөмкин. Ике елда барлыгы 613 мең шундый сертификат рәсмиләштерелгән, 2023 елда һәр бишенче медицина җайланмасы өчен шул рәвешле түләнгән.

Техник тернәкләндерү чарасын бушлай ремонтларга мөмкинме? 
Әгәр дә сезгә кресло-каталкагызны, култык таякларын яки башка җайланмаларны ремонтларга кирәк икән, моны шулай ук сертификат буенча башкаралар. Социаль фонд бүлегендә, Күп фунцияле үзәкләрдә яки онлайн – “Россия дәүләт хезмәтләре” порталы аша яки социаль фонд сайтында гариза гына бирегез. 

Инвалидлыгы булган кешеләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне нинди күләмдә компенсациялиләр? 
Сезгә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән сумманың 50 процентын кайтарачаклар. Ташламаны Күп фунцияле үзәктә яки “Россия дәүләт хезмәтләре” порталында рәсмиләштерергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading