16+

Мулла кешегә җырлау рөхсәт ителәме?

Газетагызда дини сорауларга җаваплар биреп барасыз. Минем дә берничә соравым бар иде. Хәзрәттән җавап ишетәсем килә. Мәетне юганнан соң, йөзен күрсәтергә ярыймы? Мулла кешегә җырлау рөхсәт ителәме? Песи балаларын, күзләрен ачканчы, күмәргә ярый, диләр. Бу дөрес сүзме? Исемем редакция өчен генә

«Казан нуры» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Мөхлисов:
– Мәетне юганнан соң, йөзен күрсәтергә ярый. Әмма куллары белән тотынырга, мәетнең йөзенә иелеп еларга, битләрен үбәргә ярамый.
 
Җырлау дигәндә, муллага гына түгел, бөтен кешегә дә аның мәгънәсе, эчтәлегенә карап җырларга кирәк, бозыклыкка, гөнаһка өнди торган булса, намаздан калдырса, диннән ерагайтса, андый җырларны җырларга ярамый. Туган як, ватан турында җырлар, мөнәҗәтләр булса, мөмкин.

Мәче балалары да җан ияләре, аларны кыерсытырга, бәләкәй булсалар да, күмеп куярга ярамый. Һәр җан иясенә ризыкны Аллаһы Тәгалә бирә, аларга, иншалла, хуҗасы яки ризыгы табылыр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading