16+

Нинди авырулар вакытында ураза тотарга ярамый?

Нинди авырулар вакытында ураза тотарга ярамый? Сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен, ураза вакытында ничек тукланырга кирәк? Айгөл Шәрипова, Саба.

Нинди авырулар вакытында ураза тотарга ярамый?

Нинди авырулар вакытында ураза тотарга ярамый? Сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен, ураза вакытында ничек тукланырга кирәк? Айгөл Шәрипова, Саба.

Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре аңлатуынча, кайбер кешеләр сәламәтлекләре аркасында ураза тота алмый. Табиблар йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә, ел дәвамында инфаркт, йөрәккә төрле операция кичерүчеләргә, кан басымы тотрыксыз булганнарга, шулай ук ашказаны авырулары кузгалу ихтималы булганда, ураза тотарга киңәш итми. Хроник авырулар вакытында, ураза тотканчы, табиб белән киңәшләшергә кирәк.


Тирләгән вакытта кеше организмы бик күп су һәм микроэлементларны югалта, нәтиҗәдә кан куера, күзәнәкләргә кислород җитми башлый. Билгеле булганча, кеше көненә 2 литрга якын су эчәргә тиеш. Кайбер кешеләр өчен 18 сәгатьтән артык сусыз тору аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен, кардиологлар кояш баеганнан соң артык күп ашамаска, яшелчә, җиләк-җимеш, хөрмә белән авыз ачарга, ашаганчы, су эчәргә кушалар. Шул ук вакытта, авыз ачканнан соң, көне буе организмга су кермәгән дип, артык эчәргә дә ярамый, чамасын белү кирәк. Кич белән ике стакан, ә сәхәр вакытында 350 мл су эчү файдалы.
Туклануга килгәндә, ит, балыкның майсызын сайларга тырышыгыз. Сөт ризыкларын ашагыз. Минералларга бай витаминнар кулланырга да була. Ә менә ачы, тозлы, ысланган ризыклардан тыелып торсаң яхшырак. Газлы су, сок, чәй, каһвә урынына чиста су эчү күпкә файдалырак. Әгәр дә табиб көндәлек дарулар язып биргән икән, ураза вакытында аларны туктатмаска киңәш ителә. Аларны авыз ачканда һәм сәхәр вакытында эчегез. Уразада булсагыз, эссе көннәрдә спорт залларына, фитнес, мунчаларга бармавыгыз хәерлерәк. Авыр физик эшләрдән тыелып торыгыз, дип кисәтә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре.

Фото: www.islam.ru

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading