16+

Өстәмә стаж өчен түлиләрме?

Эш стажым 40 елдан артык. Моның өчен өстәмә түләү каралганмы? (Фәрит Закиров, Казан)

Өстәмә стаж өчен түлиләрме?

Эш стажым 40 елдан артык. Моның өчен өстәмә түләү каралганмы? (Фәрит Закиров, Казан)

– Канун нигезендә, эш стажы булачак пенсияне билгеләү өчен кирәк. Пенсия суммасын билгеләгәндә, стажның күләменә игътибар бирәләр. Шул ук вакытта, пенсия суммасын исәпләгәндә, кеше өчен отышлы вариантны сайлыйлар. Пенсия билгеләнгәннән соң, стаж күп булган өчен өстәмә түләү каралмаган. Дөрес, әгәр дә пенсиягә чыкканнан соң, кеше эшләвен дәвам итә икән, ел саен 1 августта аның пенсиясе аз булса да арта, – дип аңлатты Казан шәһәре Киров районы пенсия бүлегенең пенсияне билгеләү һәм исәпләү бүлеге җитәкчесе Ильмира Хәбибуллина. 

фото- pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading