16+

Пенсиягә чыгу буенча без беләсе җаваплар

Март аенда “Шәһри Казан”ның телеграм каналында укучыларыбыздан пенсиягә кагылышлы сорауларны туплаган идек. Пенсия фонды белгечләреннән килгән кайбер җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Пенсиягә чыгу буенча без беләсе җаваплар

Март аенда “Шәһри Казан”ның телеграм каналында укучыларыбыздан пенсиягә кагылышлы сорауларны туплаган идек. Пенсия фонды белгечләреннән килгән кайбер җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Опекуннарга 18 мең ай саен биреләме?
– Энемнең улын ике ел элек опекунлыкка алдым. Әтисе дә, әнисе дә вафат. Шул вакытта бер тапкыр 18 мең акча түләделәр. Опекуннарда тәрбияләнә торган әти-әнисез балаларга акча түләнелә дип укыган идем. Сүз бер тапкыр түләнелә торган акча турында барамы икән, әллә ул ай саен бирелергә тиешме?
Җавап: Пенсия фонды тарафыннан әти-әнисен югалткан балага 18 яше тулганчы, туендыручысын югалтканлыктан, пенсия түләнелә. Әгәр дә бала студент икән һәм көндезге бүлектә белем алса, пособие 23 яшькә кадәр бирелә. Балага социаль пенсия билгеләнсен өчен опекуннарга яисә баланың рәсми вәкилләренә Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Баланы гаиләгә тәрбиягә биргәндә, уллыкка яисә кызлыкка алучыларга бер тапкыр 18886,32 сум күләмендә акча түләнелә. Бу 2022 елда Социаль яклау органнарыннан Пенсия фондына күчкән түләүләрнең берсе. 

Берничә сорау пенсиягә чыгу яше, хезмәт стажына бәйле иде. Аларга җавапны берләштереп бирделәр.
1.    Мин 1968 елда туган, 54 яшемдә. Эш стажым 34 ел да 4 ай. Бюджет өлкәсендә пешекче булып эшлим. Эшем бик авыр. Пенсиягә алданрак чыга аламмы икән?
2. Эш стажы 42 ел булганнар пенсия яшенә җитмәсә дә, пенсиягә чыга ала дип ишеткән идем. Бу дөресме икән?
3. Иремә сентябрьдә 60 яшь тула. Шул вакытка, армия хезмәтен дә исәпкә алып, аның хезмәт стажы 42 ел булачак. Ул пенсиягә кайчан чыга ала?
Җавап: 2019 елдан алып, канун нигезендә пенсиягә тиешле вакыттан алдарак чыгу өчен яңа нигезләмә булдырылды. Бу күп эш стажы булган гражданнарга кагыла. Хатын-кызларның эш стажы 37 ел, ә ир-атларныкы 42 елдан артыграк икән, алар пенсиягә иртәрәк чыгарга хокуклы. Әмма хатын-кызларга – 55, ә ир-атларга – 60 яшь тулган булу шарт.
Пенсиягә чыгар алдыннан кешенең эшләгән һәм эш бирүченең Пенсия фондына түләүләр кертүен исәпкә алалар. Әмма, пенсиягә иртәрәк чыгар өчен бала карау буенча декрет ялы еллары, өлкәннәр һәм инвалидларны карау аралыгы, армия хезмәтендәге вакыт, административ яллар һәм уку вакытлары исәпкә алынмый.
Исегезгә төшерәбез: пенсиягә алданрак чыгарга хокукыгыз бармы-юкмы икәнен (күп эш стажы булучыларга кагыла) Пенсия фондының Клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итеп белә аласыз. Чөнки Пенсия фондында барлык документлар да тикшерү уза.

Укучыларыбыз арасында физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүчеләр бар. Алар да пенсиягә чыгуга бәйле сорауларын юллаган иде. Бу категория сорауларның берничәсе охшаш булганлыктан, аларга белгечләр берләштереп җавап бирде.
1.    Пенсиягә 50 яшьтә чыктым, чөнки инвалид бала тәрбиялим. 55 яшемдә миңа пенсияне яңача санарлармы икән? Тагын бер соравым: ирем тиешле вакыттан иртәрәк пенсиягә чыга аламы?
2. Уллыкка алынган инвалид бала тәрбияләдем (тәрбиягә алганда аңа 1,5 яшь иде). Хәзер балага 17 яшь, инвалидлыктан төшерделәр. Мин пенсиягә иртәрәк чыга аламмы?
Җавап: Инвалид балалар тәрбияли торган әти-әниләр пенсиягә алдан чыгар өчен канун тарафыннан берничә шарт билгеләнгән. Бу очракта хатын-кызлар – 50, ир-атлар 55 яшьтән пенсиягә чыгарга хокуклы. Хезмәт стажы 15 һәм 20 ел булу шарт.
Әгәр дә инвалид бала табып, 8 яшькә кадәр тәрбияләгән ана кеше пенсиягә алдан чыккан икән, 55 яшь тулганнан соң аңа картлык буенча пенсия билгеләнергә мөмкин. Моннан соң әти кеше дә, 55 яше тулганнан соң, инвалид бала тәрбияләүче буларак, пенсиягә алдан чыгу мөмкинлегеннән файдалана ала.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны кечкенәдән тәрбиягә алучылар да, әти-әниләр белән бер дәрәҗәдә, пенсиягә иртә чыгу хокукына ия.
Тәрбиягә бала алган әти-әнигә иртәрәк пенсиягә чыгу каралмаган. Россиянең Гаилә кодексы нигезендә, гаиләгә бала алган кешеләргә, килешү нигезендә, акча түләнелә, Пенсия фондына иминият взнослары күчерелә.

Тәрбияче пенсиягә чыга аламы?
–1990 елдан алып 1993 елның сентябренә кадәр балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләдем. 1993 елдан тәрбияче булып эшлим. 2014 елда 0,83 ставкага күчтем. Тиешле елларны эшләү сәбәпле (по выслуге лет – рус.) миңа пенсия түләнә аламмы?
Җавап: Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә педагогик эшчәнлек алып баручы затларга картлык буенча хезмәт пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукын билгеләү - бик катлаулы мәсьәлә. Ул сезнең иминият чорларын анализлауны, ташламалы эш стажына ия вазифалар һәм учреждениеләр исемлеген куллануны таләп итә. Шул ук вакытта Мәгариф учреждениеләрендә эшләү чорларын исәпләү кагыйдәләре дә кулланыла. Шул ук вакытта исемлек һәм Кагыйдәләр үзара бәйләнештә һәм үзара бәйлелектә исәпләнелә. 
Булачак пенсионерның пенсия хокукларын бәяләү пенсия фондының мәгълүматлар базасы нигезендә һәм сезнең учреждениенең кадрлар хезмәте тарафыннан электрон рәвештә Пенсия фондына җибәрелгән шәхси саклау документларын тапшырып, алдан ук уздырыла.
Сезгә үзегезнең кадрлар бүлегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәбез.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading