16+

Пенсиягә иртәрәк чыга аламмы?

Зыянлы эштә эшләдем. Дөрес, кайбер елларны зыянлы, дип санамадылар, аның урынына өстәмә ял бирәләр иде.

Зыянлы эштә эшләдем. Дөрес, кайбер елларны зыянлы, дип санамадылар, аның урынына өстәмә ял бирәләр иде.

Хәзер миңа – 58 яшь. Ташламалы стаж белән пенсиягә чыгу өчен 15 көн җитеп бетми. Хәзер каядыр барып эшкә урнаша алмыйм. Сәламәтлегем дә бетте. Шул 15 көн өчен пенсияне тагын ике ел көтәргә туры килерме икән?


Сабир Мөстәкыймов, Казан

 

Казан шәһәре Киров районы пенсия бүлеге белгече Зәлинә Минһаҗева аңлатуынча, «Иминият пенсияләре турында»гы 400нче Федераль канунның (2013 елның 28 декабреннән гамәлдә) 30нчы маддәсенең 1нче бүлеге, 2нче пункты нигезендә, авыр хезмәт шартларында эшләгән ир-атның стажы 12 ел да 6 айга тулган икән, гомуми эш стажы кимендә 25 ел булган очракта, ул пенсия­гә 55 яшьтән чыга ала. Әгәр дә авыр эштә хезмәт стажы кимендә 6 ел да 3 айны тәшкил итсә, пенсия­гә шулай ук иртәрәк чыгарга була. Тик бу вакытта зыянлы эштәге 2 ел да 6 ай хезмәт стажы өчен бер ел чигерелә. Кыскасы, вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен, сезгә кимендә 6 ел да 3 ай зыянлы эштә хезмәт стажы кирәк. Бу хакта тулырак теркәлү урыны буенча пенсия бүлегендә белешә аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading