Шәһри Казан

Пенсияне кайчаннан түлиләр?

– 30 еллап инде белем бирү өлкәсендә эшлим. 25 ел хезмәт стажы тупланганнан соң пенсия алырга мөмкин дип ишеткәнем бар. Мин эшли торган балалар бакчасы мөдире стажымны исәпләр өчен февраль аенда ук тиешле органнарга гариза җибәргән иде. Әмма хәзергә кадәр җавап килмәде. Миңа кая мөрәҗәгать итәргә? Пенсия алырга хокукым бармы икәнен ничек белә алам? Наилә Гыйбадуллина, Яшел Үзән.

Әлеге сорауга Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте җавап бирде.
«Иминият пенсияләре турында» 28.12.2013 елдан гамәлдә булган  400-ФЗ номерлы Федераль канунның 30нчы маддәсе 1нче өлешендәге 19нчы пункты нигезендә, картлык буенча иминият пенсиясе әлеге канунның 8нче маддәсендә билгеләнгән яшькә кадәр, аларның яшенә бәйсез рәвештә, балалар учреждениеләрендә педагогик эшчәнлек алып баручы затларга билгеләнә.

Әмма пенсия билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым канун актларына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, педагогик эшчәнлекнең озак (кимендә 25 ел) башкарылуына бәйле рәвештә вакытыннан алда пенсия таләп ителгән хезмәтне алу датасыннан соң билгеләнә. Әйтик, таләп ителгән махсус стаж 2021 елда тулса, пенсиягә 2024 елда чыгарга мөмкин, 2022 елда тулса – 2026 елда, 2023 елда стажы тулганнар – 2028 елда һәм аннан соңгылар 5 елдан соң пенсиягә чыгарга хокуклы.

Реклама

Пенсияләрне вакытында билгеләү максатыннан, Пенсия фонды мәгариф учреждениеләренә эш бирүчеләрдән ел саен вакытыннан алда пенсиягә китүче хезмәткәрләрнең исемлекләре сорала. Әлеге исемлекләр нигезендә, пенсия билгеләнгәнче 6 ай кала бу гражданнар белән эш алып барыла: башка районнарга, архивларга запрослар җибәрелә, документаль тикшерүләр үткәрелә, тапшырылган шәхси белешмәләрнең дөреслеге тикшерелә, документаль тикшерүләр актларыннан өземтәләр рәсмиләштерелә. Шуңа бәйле рәвештә, кадрлар бүлекләре белгечләре алдында махсус стажны дөрес исәпләү һәм үз хезмәткәрләрен вакытыннан алда пенсиягә китүче затлар исемлегендә үз вакытында тәкъдим итү бурычы тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: пенсия
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 23 август 2022 - 14:24
    Без имени
    Э медицина олкэсендэ (медик тугел) эшлэгэннэргэ нинди схема? Мин 27 ел эшлим бу олкэдэ