16+

Пластик тәрәзәләр парланмасын өчен нишләргә?

Пластик тәрәзәләр бик уңайлы булса да, аларның бер кимчелеге бар – еш кына парланалар. Моның сәбәбе нидә һәм аннан ничек котылырга?

Пластик тәрәзәләр парланмасын өчен нишләргә?

Пластик тәрәзәләр бик уңайлы булса да, аларның бер кимчелеге бар – еш кына парланалар. Моның сәбәбе нидә һәм аннан ничек котылырга?

Гадәти күренеш: конденсат сирәк күзәтелә. Бу физика законнары белән аңлатыла. Пластик бинаны читтәге тавыш, җил, салкыннан изоляцияли, урамдагы һаваны эчкә кертми. Ул шулай ук бинадагы һаваны да урамга чыгармый. Бүлмәдә температура күтәрелсә, әйтик, аш бүлмәсендә ризык әзерлисез икән, тәрәзә парлана башлый, чөнки пыяла иң салкын өслек булып тора. Шуңа да парлануы – гадәти күренеш.

Әгәр дә югары дымлылык булмаса һәм конденсат гадәти шартларда да барлыкка килсә, тәрәзә төбенең киң булуы да роль уйнарга мөмкин. Ул батареяны каплый, нәтиҗәдә җылы һава тәрәзәгә күтәрелми. Температура түбән булып кала һәм тәрәзә пыяласында конденсат барлыкка килә.
Тәрәзә парлануның тагын бер сәбәбе – фатирда яки бүлмәдә һава әйләнешенең начар булуы. Ул үзәк вентиляциянең яки һава начар суыртылганнан була.


Тәрәзәне дөрес куймау да шушы хәлгә китерә. Тышкы яктан пенопластны катламлап куймасалар, бетонламасалар яки монтаж күбеген агызмасалар, конструкция герметик булмый.

Конденсат бүлмә гөлләре аркасында да булырга мөмкин. Аларны тәрәзә төбеннән алып куеп карагыз, сәбәбе шунда түгелме икән?
Тәрәзәне кышкы режимга күчермәсәң дә шул хәл күзәтелә.

Конденсаттан котылу өчен:

Әгәр дә ул югары дымлылыктан барлыкка килсә, бүлмәне ешрак җилләтегез. Әмма моны болытлы көндә эшләмәгез. Бүлмәне көн дә кимендә 15 минут җилләтергә кирәк.

Бер камералы пыяла пакет урынына ике камералыны куегыз. Моның өчен тәрәзәне бөтенләй алыштырырга кирәкми, фәкать пыяланы гына. Өч катлысы тагын да әйбәт.

Вентиляцияне тикшерегез, аның каналлары тыгылырга бик мөмкин.

 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading