16+

Плазма тапшырып буламы?

– Гаиләбез коронавирус белән авырып алды. Тестлар да тапшырдык. Авырган кешенең кан плазмасы башка авыруларны дәваларга ярдәм итә дип ишеткән идек. Моның өчен без плазманы кайда бирә алабыз, бу хезмәт түләүлеме? Сафиннар гаиләсе, Казан.

Коронавирус белән авырган кешенең кан плазмасы чынлап та бу вирусны дәвалауда файдаланыла. Моның өчен кеше вируска берничә тапкыр тест тапшырган булырга һәм тест нәтиҗәләренең “уңай” җавабыннан соң, авыруны “юк” дип күрсәткән ике нәтиҗә булуы мөһим. Плазманы кан үзәгендә бирергә була. Бу хезмәт түләүле түгел. Ягъни плазма тапшырган өчен акча түләнми.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading