16+

Пособиедән салым тотыламы?

Быел гаиләдә туган беренче балага Путинның өстәмә пособиесе түләнә башлады. Мин бу суммадан салым тотылып калына икән дип ишеттем. Бу дөресме? Алия Зарипова, Казан.

Быел гаиләдә туган беренче балага Путинның өстәмә пособиесе түләнә башлады. Мин бу суммадан салым тотылып калына икән дип ишеттем. Бу дөресме? Алия Зарипова, Казан.

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин карары белән, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче бала тапкан яки беренче баланы уллыкка алган гаиләләр, балага яшь ярым булганчы, айлык түләүләргә дәгъва кыла. Моның өчен гаиләдәге бер кеше башына туры килә торган айлык керем 13713 сумнан артмаска тиеш. Бу – яшәү минимумының 1,5кә тапкырлап билгеләнгән сумма. Бер ел дәвамында беренче балага 8490 сум акча күчеп барачак. Бер елдан соң документларны кабат җыярга туры киләчәк, чөнки пособие яшәү минимумына карап исәпләнә. Россия Президенты Владимир Путин балалы гаиләләргә түләнә торган пособиеләрдән салымны тотмау турындагы законны имзалаган. Бу хактагы документ 23 апрель көнне басылып чыккан, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге. Закон нигезендә, беренче балага бирелә торган пособиедән, ана капиталыннан салым тотылмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading