16+

Прививка турында өч сорауга өч җавап

Прививкадан соң барлыкка килгән антитәнчекләр 6-12 айга гына җитә. Ел саен гриппның яңа төре күзәтелергә мөмкин. Вакциналар да моны истә тотып әзерләнә. Шуңа да гриппка каршы прививканы ел саен ясатырга киңәш ителә.

Прививка турында өч сорауга өч җавап

Прививкадан соң барлыкка килгән антитәнчекләр 6-12 айга гына җитә. Ел саен гриппның яңа төре күзәтелергә мөмкин. Вакциналар да моны истә тотып әзерләнә. Шуңа да гриппка каршы прививканы ел саен ясатырга киңәш ителә.

Прививканы кайчан ясату яхшырак?
– Гриппка каршы иммунитет прививка ясатканнан соң, гадәттә, 14-21 көн узгач формалаша. Шуңа күрә прививканы вирус тарала башланганчы, хәзер үк ясатсаң яхшырак. Вакцина ясаткан кеше бер дә салкын тидермәячәк, дип өздереп әйтеп булмый, шулай да авыруны җиңелрәк кичерә.

Вакцинациядән соң ни өчен температура күтәрелергә мөмкин?
– Вакцинадан соң температура күтәрелү яки укол ясаган урын кызарып тору гадәти хәл. Бу организмның реакциясен белдерә. Шулай ук кешенең башы авыртырга, укол урыны кычытырга мөмкин. Бу билгеләр гадәттә ике-өч көннән уза.

Прививканы ни өчен ел саен ясатырга кирәк?
– Прививкадан соң барлыкка килгән антитәнчекләр 6-12 айга гына җитә. Ел саен гриппның яңа төре күзәтелергә мөмкин. Вакциналар да моны истә тотып әзерләнә. Шуңа да гриппка каршы прививканы ел саен ясатырга киңәш ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading