16+

Район хакимияте кайчан җавап язар?

Авыл халкы исеменнән, Азнакай районы башлыгы исеменә хат язган идем. Авыл советы эшеннән канәгатьсезлек белдерүчеләр күп. Үзем дә, ике ел депутат булып торган кеше буларак, моны яхшы сизәм.

Район хакимияте кайчан җавап язар?

Авыл халкы исеменнән, Азнакай районы башлыгы исеменә хат язган идем. Авыл советы эшеннән канәгатьсезлек белдерүчеләр күп. Үзем дә, ике ел депутат булып торган кеше буларак, моны яхшы сизәм.

Су мәсьәләсен генә алыйк. Үзара салым акчасына өйләргә су килүне җайга салып карадык, әмма һаман элеккегечә кала бирә. Су әле бетә, әле ага. Шул рәвешле, кеше еш кына сусыз утыра йә җыеп калган суын файдалана. Авылда бер генә чишмә. Өлкән кешеләргә авыл башына кадәр чишмәгә бару ерак. Барысын да аңлатып, район хакимиятенә хат юлладым. Ләкин өч айдан артык вакыт узса да, җавап юк. Түрәләр, олы эшләр майтарып, авылдан килгән хатлар белән вакланып маташмыйлармы әллә?
Ришат АБДУЛЛИН,
Азнакай районы, Сукаеш авылы.

Азнакай районы советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин әйтүенчә, хатта язылган мәсьәләләр бик четерекле булган. Шуңа да күтәрелгән проблемаларның чишү юлларын эзләү, тикшерү өчен вакыт таләп ителгән. Сез сораган барлык сорауларга җавапларны туплап, район хакимияте тиздән сезгә җавап хаты юлларга вәгъдә итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading