16+

Салым чигерүеннән кайчан файдаланырга мөмкин?

Ипотека һәркем өчен шактый гына авыр финанс йөк.

Салым чигерүеннән кайчан файдаланырга мөмкин?

Ипотека һәркем өчен шактый гына авыр финанс йөк.

Шуңа күрә һәр кешегә фатир өчен түләгән акчаның бер өлешен кире кайтару мөмкинлеге бирелә. Салым чигерүне сатып алынган милекнең төп суммасына һәм түләнгән процентларга рәсмиләштерергә мөмкин. Моның өчен рәсми рәвештә эшләргә һәм 13 процент күләмендәге керемгә салымны түләргә кирәк. 

Күпме акчаны кире кайтарырга мөмкин соң? 
- фатир, җир кишәрлеге сатып алуга яки төзелешкә тотылган 2 миллион сумнан 260 мең сумны; 
- ипотека буенча процентларның 3 миллионыннан 390 мең сумны кире кайтарып була. 

Салым чигерүеннән кайчан файдаланырга мөмкин? 
Сатып алынган милек бәясеннән салымны торакны Росреестрда рәсмиләштергәннән соң ук алырга мөмкин. Ә менә процентлар буенча акча кайтаруга гаризаны кредит түләү срогы ахырына якынлашканда бирсәң яхшырак: бу вакытка түләнгән сумма шактый гына җыелып, күбрәк акчаны берьюлы алырга мөмкин.

Салым чигерүен ничек рәсмиләштерергә? 
Әгәр дә салымны ипотеканы алган елны ук кире кайтарырга телисез икән, салым чигерүне эш бирүче аша рәсмиләштерегез. Моның өчен башта салым чигерүгә хокукыгызны салым хезмәте аша раслагыз, ә аннары эштә гариза языгыз. Эш бирүче, барлык сумманы кире кайтарганчы, хезмәт хакыннан НДФЛны тотып калмый башлаячак. 

Салым чигерүен бер сумма белән алу уңайлырак булса, салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, шулай ук аны салым хезмәте сайтында да рәсмиләштерергә мөмкин. Моның өчен документлар җыегыз һәм 3-НДФЛ декларациясен тутырыгыз. Тикшерү өч айга якын вакытны алачак, шуннан соң акчаны сезнең хисапка күчерәчәкләр. Шуны исегездә тотыгыз, салымны декларация тапшыру елына кадәрге өч ел өчен кайтарып була. Мәсәлән, 2024 елда 2023, 2022 һәм 2021 елларга салым акчасын чигерергә мөмкин.

Кире кайтарылган салым суммасы ел дәвамында тотып калынган НДФЛ суммасыннан арта алмый. Калганы киләсе елга күчәчәк.

Мәсәлән:
- сезнең еллык керемегез - 400 мең сум;
- ипотека буенча түләүләрегез 600 мең сум тәшкил итте, ди.
- 500 меңнең 13 проценты - 78 мең кире кайтарып була, әмма алынган керемегез 52 мең сумны кайтару өчен генә җитәчәк (400 мең сумнан 13 процент);
- Калган 25 мең сум киләсе елга күчәчәк.

Салым чигерүе ипотека түләүчеләргә генә кагыламы?
- Юк, ипотекадан тыш, салымны белем алу, дәвалану, спорт белән шөгыльлләнү өчен тотылган суммадан да кире кайтарырга мөмкин. Узган елларда гражданнар бу максатларга тотылган 120 меңнән генә салымны чигерә алса, быелдан 150 мең сумнан 13 процентын кире кайтару мөмкинлеге бирелә. Балаларны дәвалауга, аларга белем бирүгә һәм спорт түгәрәкләре өчен чигерелә торган салым күләме шулай ук 50 меңнән 110 меңгә кадәр арттырылды. Димәк, олы кеше үзе өчен иң күбе – 19,5 мең сумны, бала өчен 14,3 мең сумны кире кайтара ала. Бу барлык социаль хезмәтләр өчен кире кайтара алган гомуми сумма. Ягъни, олы кешенең белем алу, дәвалану, спорт белән шөгыльлләнү өчен тоткан чыгымнары 150 меңнән артса да, ул 19,5 меңнән артыгын кире алып булмаячак.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading