16+

Шәүвәл ае уразасын ничек тотарга?

«Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин: Шәүвәл уразасын гает көнне тотарга ярамый.

«Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин: Шәүвәл уразасын гает көнне тотарга ярамый.

– Шәүвәл аенда ураза тоту – сөннәт гамәл. Тотсаң – савабы бар, тотмасаң – гөнаһ түгел. Рамазан ае уразасын тотып, аннан соң Шәүвәл аенда тагын алты көн тотсагыз, ел буе ураза тоткан кебек булырсыз. Рамазан аенда гамәлең өчен ун савап аласың. Бер ай ураза тоткач, өч йөз көн чыга, бу – ун ай. Шәүвәлдә тоткан алты көн ураза өчен савап алтмыш булып, ике ай килеп чыга. Барысы унике ай килеп чыга. Бу уразаны рәттән алты көн тотмыйча, бүлеп тотарга да ярый. Әмма Шәүвәл аенда тотып бетерергә кирәк. Казага калган көннәр булса, аларны да тотарга кирәк. Каза уразалары күп булса, башта – Шәүвәл уразасын, аннары казага калганын тотасың, чөнки, әйтүемчә, Шәүвәлдә өлгерергә кирәк.

Шәүвәл уразасын гает көнне тотарга ярамый. Күпләр гает көнен өч көн дип белә, ураза гаете бер генә көн була. Ә корбан гаете өч көнгә сузыла.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading