16+

Социаль ипотекага басар өчен күпме керем кирәк?

Социаль ипотека программасына чиратка басарга теләгән идек. Моның өчен гаиләнең кереме ничә сум булырга тиеш икән? Гомумән, керем суммасы роль уйныймы? Альберт Кәримов, Казан.

Социаль ипотекага басар өчен күпме керем кирәк?

Социаль ипотека программасына чиратка басарга теләгән идек. Моның өчен гаиләнең кереме ничә сум булырга тиеш икән? Гомумән, керем суммасы роль уйныймы? Альберт Кәримов, Казан.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин аңлатуынча, социаль ипотека программасы буенча чиратка басканда, гаиләнең кереме исәпкә алына. Бер кеше башына күпме керем кирәклеге һәр җирлектә төрлечә бәяләнә. Уртача алганда ул яшәү минимумыннан азрак булырга тиеш түгел. Бүген республикада яшәү минимумы эшкә яраклы халык өчен 8877 сумны тәшкил итә.

– Кагыйдә буенча, чиратка басып килешү шартнамәсе төзелгәннән соң, гаилә ай саен исәп счетына торак базарындагы бер квадрат метрның уртача бәясенең 11 процентны тәшкил иткән сумманы салып барырга тиеш. Бу сумма бүген 4043 сумны тәшкил итә. Кыскасы, гаиләнең айлык гомуми кереме бер кеше башына яшәү минимумыннан азрак булмаска һәм моннан тыш ай саен шул 4043 сумны түләп барырлык күләмдә булырга тиеш. Программага документлар кабул иткәндә, гариза тапшыручыдан гаиләнең керемен раслаган 2НДФЛ белешмәсе сорыйлар, шулай ук өстәмә керемне раслый торган документлар китерсәң дә була, – дип аңлатты Мидхәт Шәрифуллин.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading