Шәһри Казан

Сугыш елларында эшләү стажга керәме?

Әнием 1943 елдан алып 1945 елга кадәр колхозда эшләгән. Әмма бу хезмәт кенәгәсендә теркәлмәгән, архивта бу хакта документлар да сакланып калмаган. Моны бары танышлары гына раслый ала. Сугыш елларында эшләгәнне ничек хезмәт стажына кертеп була? Әминә Сафиуллина, Казан.

 

Реклама

– Россия кануны нигезендә, архив документлары сакланып калмаган очракта, хезмәткәр дәүләт социаль иминияте булган оешмада даими эшләгән икән, моны шаһитлар да раслый ала. Эш периодын, хезмәткәрне эшкә алу өчен хезмәт килешүендә билгеләнгән яшьтән алып исәплиләр. 1922 елдан алып гамәлдә булган Хезмәт турындагы кануннар җыелмасы буенча, 1935 елда даими эшкә беркайда да укымаган, 16 яше тулганнар кабул ителә алган. Мәктәп укучыларына килгәндә, белем алганда төрле эшләргә җәлеп ителгән балаларның эш стажлары, шаһитлар күрсәтмәсе буенча, бары Бөек Ватан сугышы елларында башкарылганга гына исәпкә алына. Бу хакта РСФСРның Мәгариф Наркомы карары да бар. Аның нигезендә, каникул вакытында авыл хуҗалыгы эшләренә тартылган укучыларның хезмәт елларын сугыш чорында эшләгән дип санарга һәм шаһитлар күрсәтмәсе буенча, гомуми стаж­га кертергә, диелгән. Баланың 14 яшьтән соң эшләгән еллары гына исәпкә алына.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: