16+

Тавышны ничек сакларга?

– Тавышым еш бетә, кайчак салкын тигәннән югала. Табибка барганым юк. Тавышны саклау өчен нинди киңәшләр бирә аласыз? Альмира Сафиуллина, Казан.

Тавышны ничек сакларга?

– Тавышым еш бетә, кайчак салкын тигәннән югала. Табибка барганым юк. Тавышны саклау өчен нинди киңәшләр бирә аласыз? Альмира Сафиуллина, Казан.



- Тамакка салкын тигәндә мөмкин кадәр сөйләшмәскә тырышыгыз. Пышылдап кына сөйләү дә тавыш ярыларына авырлык китерә. Хәтта сәламәт кешегә дә телефоннан озак вакыт сөйләшергә кушмыйлар. Чөнки телефоннан сөйләшкәндә кеше гадәттәгедән кычкырып сөйли һәм тизрәк ара икән.

Әче, салкын, артык кайнар ризык тамакның лайлалы тышчасын җәрәхәтли. Табиблар салкын көннәрдә урамга чыгарга 15 минут кала сөйләшмичә торырга киңәш итә.

Начар гадәтләр, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллануның тавыш өчен бер файдасы да юк.
Баксаң, тавыш өчен дөрес сулау да мөһим. Җырчылар, мәсәлән, тавышларын саклар өчен махсус сулыш күнегүләрен кабатлый.
Дөрес туклануга игътибар бирегез. Ашказаны бизләре бүлеп чыгарган сок тавыш ярыларына тәэсир итә, шуңа да ашказанына зыян китерми торган ризык белән генә тукланыгыз.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading