16+

Тәравих намазын ураза тоткан кеше генә укыйрга тиешме?

Тәравих намазын ураза тоткан кеше генә укыймы? Сәламәтлегем белән бәйле проблемалар булгач, ураза тота алмыйм. Ә намазны уку теләгем бар. Салих Сәйфетдинов, Чаллы.

Тәравих намазын ураза тоткан кеше генә укыймы? Сәламәтлегем белән бәйле проблемалар булгач, ураза тота алмыйм. Ә намазны уку теләгем бар. Салих Сәйфетдинов, Чаллы.

Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые:
– Тәравих намазын Рамазан аенда укыйлар, шуңа да кайберәүләр аны фәкать ураза белән генә бәйләп карый. Сәламәтлеге аркасында ураза тота алмаучы да намазны укый ала. Аның савабы бик зур. Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда уразаны фарыз кылды, ә тәравих намазын сөннәт кылды. Әлеге намаз ястү намазыннан соң укыла. Ул гадәттә дүртәр рәкәгать итеп биш тапкыр укыла, җәмгысы 20 рәкәгать була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading