16+

Тротуардан ярыймы?

Велосипедчылар тротуардан йөри аламы? Нык комачаулыйлар. (Айназ Сафина, Казан)

Тротуардан ярыймы?

Велосипедчылар тротуардан йөри аламы? Нык комачаулыйлар. (Айназ Сафина, Казан)

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җавап биргәнчә, велосипед зонасы каралмаган икән, велосипедта юлның уң ягыннан бер метрдан артыграк ерак китмичә барырга рөхсәт ителә. Тротуарга исә велосипедчы бары олы юлдан барып булмаган очракта гына чыга ала. Тротуарда җәяүле өстенлек итә. Велосипедта баручы һәрчак җәяүлегә юл бирергә, аңа комачауламаска тиеш. 14 яшькә кадәр балаларга велосипедта олы юлда йөрү тыела.Сүз уңаеннан, ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, республикада быелның җиде аенда велосипедчылар катнашында 100 юл һәлакәте теркәлгән, 6 кеше һәлак булган.

фото - pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading