16+

“Унитазны ваткансың, түләргә туры килер, акча китер”, – дип шалтыратты

Сорауга юрист Илфар Каюмов җавап бирә.

“Унитазны ваткансың, түләргә туры килер, акча китер”, – дип шалтыратты

Сорауга юрист Илфар Каюмов җавап бирә.

Мин вакытлыча кеше фатирында яшәдем. Әмма арендалавым турында найм килешүе төземәдек. Фатир хуҗасы белән кара-каршы утырып, кулдан гади килешү генә төзедек тә, бер нөсхәсен мин алдым, икенче нөсхәсе анда калды. Бу фатирдан күченгәндә дә без килешүне өзүебезне язмача имзаламадык. Сүздән генә саубуллаштык та шуның белән шул.  Ул миннән фатирны ничек бар шулай кабул итте, ризасызлыгы юк иде. Мин дә тыныч күңел белән чыгып киттем. Шуның белән башка күрешмәбез дә дип уйлаган идем, икенче көнне үк: “Унитазны ваткансың, түләргә туры килер, акча китер”, – дип шалтыратты. Коелып төштем. Мин ватмадым, нишләп түләргә тиеш икәнмен, дип аптырадым. Миңа нишләргә соң хәзер?

Алсу Гыймранова.
Казан. 

Сезнең очракта найм килешүе нотариуста теркәлмәгән. Аның әле барлыгы, ягъни кулдан төзелгәнлеге һәм шартлары бәхәс китереп чыгарырга мөмкин. Шуны да истә чыгармаска кирәк, хәтта рәсми килешү документы булмаса да һәр ике як канунда язылганнарны үтәргә тиеш.

Унитаз ватылу “борчуы”на килгәндә, әгәр дә сез фатирдагы мөлкәткә зыян китермәвегезгә, әйтик, унитазны ватмавыбызга тулысынча ышанасыз икән, ремонт өчен түләүдән баш тарта аласыз. Бу очракта фатир хуҗасына үз позициясен исбатларга туры киләчәк. Сезгә беренче көннән үк фатир хуҗасы белән язышкан хатларны, булган барлык документларны сакларга кирәк. Юридик бәхәс туганда алар сезнең гаепсез икәнегезне расларга ярдәм итәчәк. Әгәр дә фатир хуҗасы ремонт өчен акча даулаудан туктамаса һәм сез аның бу таләбе белән килешмәсәгез, үз хокукларыгызны яклау өчен юристка мөрәҗәгать итә аласыз.
Фатир хуҗасы тарафыннан да түбәндәге хокуклар бозылган бит – ике як тарафыннан төзелгән килешү РФ Гражданлык Кодексының 674 маддәсе нигезендә дәүләт тарафыннан теркәлергә тиеш иде. Фатирны вакытлыча яшәүче кешегә тапшыру турында акт та төзелмәгән, имзаланмаган, ә кулдан язылган килешү өзелмәгән, димәк сезнең артыгызда барлыкка килгән төгәлсезлекләр һәм җитешсезлекләр өчен җавап бирмәскә дә тулы хакыгыз бар. Ә фатирның үз хуҗасына ничек кенә булмасын,  үз сүзен сүз итәр өчен, унитазның сезнең гаеп белән ватылганлыгын дәлилләргә туры килә киләчәк. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading