16+

Ялга китә аламмы?

Нинди очракта эш бирүче хезмәткәрне ялга җибәрми ала? Артур Закиров, Казан.

Ялга китә аламмы?

Нинди очракта эш бирүче хезмәткәрне ялга җибәрми ала? Артур Закиров, Казан.

Әгәр хезмәткәрнең агымдагы елда ялга китүе оешма-эш бирүченең нормаль эшчәнлегенә тискәре йогынты ясаса, аның ризалыгы белән, чираттагы ял киләсе елга күчерелергә мөмкин. Бу очракта чираттагы ял эш елы тәмамланганнан соң 12 айдан да соңга калмыйча файдаланылырга тиеш.

Моннан тыш, эш бирүченең хезмәткәрне ялдан чакыртып алырга да хакы бар. Бу очракта исә ялның файдаланылмаган өлеше хезмәткәргә агымдагы ел дәвамында аның өчен уңайлы вакытта тәкъдим ителергә яки киләсе ел ялына кушылырга тиеш. Ялдан чакыртып алу шартлары законда күрсәтелмәгән, эш бирүче аларны мөстәкыйль рәвештә билгеләү хокукына ия, дип искәртәләр Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә.

Шул ук вакытта эш бирүченең рәттән ике ел дәвамында еллык ял бирмәскә, шулай ук балигъ булмаган хезмәткәрләр һәм хезмәт шартлары зыянлы яки куркыныч булган производстволарда эшләүчеләрне чираттагы ялга җибәрмәскә хакы юк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading