16+

Җәйге практика узу мәҗбүриме?

Безнең балаларга җәйге практикага күрше авылга барырга кушалар. Тик мәктәп автобусы йөрми. Такси яллап барып кайту өчен көненә 500 сум акча китә. Җәйге практиканы узу мәҗбүриме соң ул? Мөслим, Исемем редакция өчен генә.

Закон нигезендә җәйге практика үтү мәҗбүри дип беркайда да язылмаган. «Мәгариф турында»гы Законның 34нче маддәсе, 4нче пунктында әйтелгәнчә, укучылар ризалыгыннан башка аларны укыту программасында күрсәтелмәгән эшкә мәҗбүр итәргә ярамый. Балигъ булмаган балалар өчен ризалыкны әти-әниләре бирә. Дөрес, әйләнә-тирә дөнья, биология, хезмәт кебек фәннәрне өйрәнү барышында укучылар мәктәп яны участогында яки остаханәдә эшләргә мөмкин. Монысы укыту программасы буенча каралган. Җәйге хезмәт практикасы узарга кирәклеге турында мәктәпнең уставында күрсәтелгән булуы бар. Шуңа да барысын да беренче чиратта директор белән сөйләшеп аңлашсагыз яхшырак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading