16+

Җылыткыч сайлыйбыз: ут каба күрмәсен

Урамда кискен салкынайтып җибәрү белән фатирларда да температура түбәнәюе бар.

Җылыткыч сайлыйбыз: ут каба күрмәсен

Урамда кискен салкынайтып җибәрү белән фатирларда да температура түбәнәюе бар.

Бигрәк тә иске йортларда җылылыкны югалтулар югары, шуңа күрә кышын җылыткычларсыз һич мөмкин түгел. Бу җайланманы дөрес сайлау һәм куркынычсыз куллану турында сөйләргә булдык.

Майлы җылыткыч
Җылыту элементы тирәсендәге бушлык минераль май белән тутырылган. Мондый җылыткычны гел кабынган килеш тотсаң да ярый – бинада температура тиешле дәрәҗәгә кадәр менгәч, урнаштырылган датчик җылытуны сүндерә, ә төшкәч – кире кабыза. 

Плюслары:
сүндергәннән соң җылылыкны озак саклый;
тавышсыз.

Минуслары:
акрын җылына;
пешәргә мөмкин;
башка модельләргә караганда авыррак – уртача 6-9 кг.

Конвектор
Суык һава җылыткычка астан эләгә, җылыту элементы аша узып, өскә күтәрелә һәм бинага инде җылытылып таратыла.
Плюслары:
пешү куркынычы бик аз;
аны диварга урнаштырып була;
авырлыгы зур түгел – 2-4 кг булган модельләр бар;
электрны күпчелек башка вариантларга караганда азрак сарыф итә;
дымлылыктан курыкмый: хәтта юыну бүлмәсендә куйсаң да мөмкин.

Минуслары:
зур биналарны озак җылыта;
сүндергәннән соң тиз суына;
җылыну элементына эләккән тузан аркасында начар ис чыгуы мөмкин.

Җылылык таратучы вентилятор
Эчендә һаваны җылыту элементы аша үткәрә торган вентилятор урнаштырылган. Ул зур булмаган биналарны тиз арада җылыту өчен кулай – мисал өчен, гаражны яки бакчадагы бүлмәне. Гадәттә, аны даими җылыту җайланмасы буларак кулланмыйлар.
Плюслары:
җыйнак, үзең белән алсаң була;
бүлмәне тиз җылыта.
Минуслары:
энергияне күп сарыф итә;
тавышлы;
һаваны бик нык киптерә.

Инфракызыл җылыткыч
Башка җайланмалардан аермалы буларак, бу әсбап бүлмәдәге һаваны түгел, ә әйләнә-тирәдәге предметларны – диварларны, идәнне, түшәмне һәм йорт җиһзларын җылыта. Ә инде алар җылылык бирә. Инфракызыл җылыткычлар, мәсәлән, кафеларның ярымачык верандалары өчен туры килә.
Плюслары:
тавышсыз;
верандаларда һәм башка ачык мәйданчыкларда нәтиҗәле эшли;
электрны аз сарыф итә.
Минуслары:
биек җиһазлар, киртәләп куелган җирләр булганда ул нәтиҗәсез, чөнки ИК-нурлар каршылыкларны урап узмый;
сүндергәч, температура бик тиз төшә;
озак эшләп торганда, тирене киптерә. 

Җылыткычларда файдалы опцияләр
Җылыткыч сайлаганда, өстәмә функцияләргә игътибар итегез:
автосүнү – билгеле бер температурага кадәр җылынгач, җиһаз сүнә;
таймер – кабыну һәм сүнү вакытын билгеләргә мөмкин;
дистанцион идарә – җиһазны смартфон яки компьютер ярдәмендә Wi-Fi яки Bluetooth аша читтән торып кабызу һәм сүндерү;
термостат – бинада салкынча була башлагач, җаһаз кабына, ә билгеләнгән дәрәҗәгә күтәрелгәч, сүнә;
дымландыру – җылыткычка су салу мөмкинлеге каралган булса, су парга әйләнеп, һаваны корылатудан саклый. 

Сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә?
Җылыткыч сайлаганда, аның артык кызгач сүнү функциясе булуын тикшерегез. Әгәр дә өйдә балалар яки йорт хайваннары бар икән, җиһаз ауган очракта автомат рәвештә сүнә торганын сайлау хәерле. Юыну бүлмәсе өчен дымлылыктан саклый торган корпуслы җылыткычларны карагыз. Инфракызыл һәм конвекторлы модельләр туры киләчәк. 

Куркынычсызлык кагыйдәләре:
җылыткычны чүп-чар тулы бүлмәләрдә, чаршау һәм йорт җиһазлары янына куймагыз. Аның өстен тукыма белән капламагыз һәм кием киптермәгез. Җайланма кыза һәм аңа ут каба ала;
җылыткычны тузаннан чистартыгыз, ул да ут чыгу сәбәбе булырга мөмкин;
чыбыгына җиһазлар һәм башка авыр предметлар куймагыз;
электр җылыткычларны төнгә кабызып калдырмагыз һәм аларны караусыз калдырмагыз.

****************

Акча артык булмый, аны янга калдырыга өйрән

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә электр утын юкка сарыф итмәсәң, шактый гына акчаны янга калдырырга мөмкин. Моның өчен көнкүреш техникасын вакытында карап торырга, гади лампочкалар урынына светодиодлыларын кулланырга һәм башка ысулларны эшкә җигәргә мөмкин. Акчаны һәм шул исәптән планетаны да саклап калу киңәшләрен сезгә дә җиткерергә булдык.

Җиһазларны сүндерегез
Көнкүреш техникасы көтү режимында булганда да – ул эшләми, әмма челтәргә кушылган икән,  электр энергиясен “ашый”. Электр плитәләре, кер юу машиналары, савыт-саба юу машиналары һәм микродулкынлы мичләр янып торган дисплей һәм сенсорлы панельгә энергия тота.
Җиһазларны тулысынча сүндерү төймәсенә басып сүндерегез яки вилкасын розеткадан алыгыз. Бу шулай ук гаджетларга заряд җайланмаларына да кагыла – алар кулланылмаганда да челтәргә йөкләнеш бирә.

Яктылык
Энергияне саклый торган светодиодлы лампочкалар сатып алыгыз: алар гади лампочкага караганда энергияне 10 тапкырга кимрәк тота. Якты ут кирәк булмаган җирдә, аз егәрлекле лампалар куегыз. Мисал өчен, карават янындагы торшерга 200 люменлы лампочка куллансаң ярый.
Суыткыч
Суыткычны ешрак җебетегез: зур боз катламы суытуны начарайта һәм җиһаз түбән температураны тотуга энергияне күбрәк сарыф итә башлый.
Суыткычыгыз тулы булсын: саклана торган продуктлардагы җылылык сыйдырышлыгы суыткычта тигез температураны сакларга ярдәм итәчәк, компрессор сирәгрәк кабыначак.  
Җылылык чыганакларыннан ераккарак урнаштырыгыз: җылыткыч плитә һәм башка электр җиһазлары янында торырга тиеш түгел. Ул суык саклауга күбрәк электр уты тотачак. Шул сәбәпле үк аңа кайнар кәстрүлләр куярга ярамый.

Кер юу машинасы
Әгәр дә кер юу машинасына артык күп әйбер тутырсаң, электрны тоту күләме артачак. Юу сыйфаты да начарланачак. Машинаны тукымасына карап тутырыгыз:
йон һәм деликатлы тукымалар – өчтән бер өлешкә кадәр генә тутырырга ярый. Кире очракта барабан эштән чыгачак, ә юуга күбрәк энергия һәм су тотылачак;
синтетика – машинаны яртылаш тутырырга кирәк. Бу очракта керне чайкау һәм сыгу өчен урын калачак;
мамык һәм җитен – машина тулганчы тутырырга мөмкин. Бу тукымалар суны яхшы сеңдерә һәм барабанда иркен хәрәкәт итә. 

Экономияләү буенча башка киңәшләр
Электр чәйнегендә кирәк кадәр генә су кайнатыгыз. Бу рәвешле җиһаз азрак энергия сарыф итә.
Ризык әзерләгәндә, кәстрүл һәм табалар өстен капкач белән ябыгыз – савытлар тизрәк кызып, җылылыкны яхшырак саклаячак. Гади ашлар өчен микродулкынлы мичне куллану экономиялерәк. Аның ярдәмендә боткалар, кайнар бутербродлар, омлет һәм ярымфабрикатлар әзерләргә мөмкин.
Плитәне бераз иртәрәк сүндерегез – ризыкны әзерләп бетерү өчен калган җылылыкны кулланыгыз.

Гүзәл Камалова әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading