Шәһри Казан

Ышанычлы клиниканы ничек сайларга?

Еш кына телефоннан төрле клиникаларга чакырып шалтырталар. Алар хәзер яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек барлыкка килә. Ышанычлысын ничек сайларга соң?

Юрист Марсель Шаһидуллин:
– Клиниканы сайлаганда кайтавазларга, бу медицина учреждениесеннән чынлап та ярдәм күргән танышларыгыз сүзенә колак салыгыз. Кирәкмәгән анализлар өчен акча әрәм итмәс өчен, һәрберсенең ни өчен билгеләнгәнен табибтан сорашыгыз. Медицина оешмасы белән килешү төзелергә, күрсәтелгән түләүле хезмәтләр өчен чек бирелергә тиеш. Клиниканың лицензиясе барлыгына да игътибар итегез. Гадәттә ул хастаханәдә махсус стендларда эленеп куела.

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: