16+

Юл акчасы нигә түләнми?

15 марта 2020, 17:50
1423
0
0
Уку өчен 2 минут

II класста укучы улымның юл акчасын – 486 сумны түләми башладылар. Өебез 45 квадрат метр мәйданны тәшкил итә, башта торак ирем исемендә иде, аннары ул вафат булды. Шуннан соң, нотариуска барып, йортны улым исеменә яздыр­дык.

Юл акчасы нигә түләнми?

II класста укучы улымның юл акчасын – 486 сумны түләми башладылар. Өебез 45 квадрат метр мәйданны тәшкил итә, башта торак ирем исемендә иде, аннары ул вафат булды. Шуннан соң, нотариуска барып, йортны улым исеменә яздыр­дык.

Өйдә без бишәү яшибез: каената, каенана, иремнең энесе һәм улым белән мин. Улым ятимлек буенча пенсия ала. Социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткән идек, улыгыз исемендә 40 квадрат метрдан артык мәйданда торак бар, диделәр. Шуңа түләүне туктатканнар икән. Тик закон буенча гаиләдәге һәр кеше башына 40 квад­рат метрдан артмаган торак туры килгәндә, түләү каралган түгелме соң? Ничек дөрес икән? Бу мәсьәләне хәл итү өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?
                                                                                                                                                                                                                      Сания Халикова.


ЕДВ, ягъни айлык юл акчасы аерым категория кешеләргә юлда бушлай йөрү мөмкинлеге бирә. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре аңлатуынча, әлеге түләү ике очракта бирелми: әгәр айлык керем 25 мең сумнан артса, икенчесе – торагың артык зур булса. Юл акчасын билгеләгәндә, кешенең милке, мөлкәте дә исәпкә алына. Әгәр дә кешенең 40 квадрат метрдан артык торагы бар икән, аңа юл акчасы түләнми. Сезнең очракта, 45 квадрат метрлы торак ­­– улыгыз исемендә. Шуңа да, закон нигезендә, аңа юл акчасын түләү туктатылган. Кызганыч, бу очракта йортта ничә кеше яшәү мөһим түгел, пропискада биш кеше теркәлгән булсагыз да, мөгаен, йортның милекчесе булып улыгыз гына исәпләнәдер. Шуңа да бу очракта торак бишкә бүленеп исәпләнми. Тулырак мәгълүматны теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлеге белгечләреннән ачыкларга мөмкин.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading