16+

Үзмәшгульләр пенсияне ничек туплый ала?

Ирем ике ел элек үзмәшгуль булып теркәлде. Салымын вакытында түләп бара. Әмма пенсия фондына ул салымнан акча күчерелми бит. Ул пенсияне ничек туплый ала икән?

Үзмәшгульләр пенсияне ничек туплый ала?

Ирем ике ел элек үзмәшгуль булып теркәлде. Салымын вакытында түләп бара. Әмма пенсия фондына ул салымнан акча күчерелми бит. Ул пенсияне ничек туплый ала икән?

Россия Пенсия фонды аңлатуынча, үзмәшгульләр хәзерге вакытта Пенсия фондына мәҗбүри рәвештә акча күчерүдән азат ителгән. Әмма фондка акча күчермичә генә иминият стажы һәм пенсия коэффициентлары җыелмый. Бу күрсәткечләр кеше пенсия яшенә җиткәч аңа картлык буенча пособие билгеләгәндә кирәк.

Үзмәшгульләр өчен 2020 елдан аерым кагыйдәләр гамәлдә. Беренчедән, үзмәшгуль Пенсия фондында үз теләге белән хокукый мөнәсәбәтләргә керүче буларак теркәлергә тиеш. Моны Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта яисә Бердәм дәүләт хезмәте күрсәтү порталының “Минем салым” кушымтасында башкарырга мөмкин. Моннан тыш Пенсия фондына шәхсән мөрәҗәгать итеп тә әлеге процедураны узарга була.

Шуннан соң үзмәшгуль үзенең киләчәк пенсиясе өчен акча кертә башлый. Бер елга кертемне махсус формула ярдәмендә исәплиләр. Аның нигезенә минималь хезмәт хакы алынган. 2022 елда бу күрсәткеч 13890 сум исәпләнә һәм ел дәвамында Пенсия фондына кертем 36 мең сумнан да ким булмаса тиеш. Формуласы мондыйрак: МРОТ х 22% х12 ай=13890х22%х12=36669,6
Максималь кертем 8 тапкыр күбрәк: 8 МРОТ х 22% х 12 ай= 293356,8 сум.
Әгәр дә шундый сумма кертсәгез, 8,5 коэффициент эшләргә мөмкин.

Ирекле рәвештә кертемнәр 31 декабрьгә кадәр кабул ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading